Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Тыныч бакча» рухи комплексы эшли башлады

Комплекста «Авиценна» мәчете һәм «Целительница» храмы урын алган.

Башкалабызның туган көнендә Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, дин әһелләре катнашында «Тыныч бакча» рухи комплексы ачылды. Комплекста «Авиценна» мәчете һәм «Целительница» храмы урын алган.

Яңа комплексны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәяләде.

«Безгә авыр булганда, без барыбыз да үз Аллабызга мөрәҗәгать итәбез. Бу безгә өмет бирә. Бу урында мәчет һәм гыйбадәтханә төзү карары да изге эш булды.Татарстан Республикасы көнен һәм башкалабыз туган көнендә  «Тыныч бакча» комплексы ачылышы – безнең өчен өченче бәйрәм.  Балалар клиник хастаханәсе янында мәхәббәт белән  шундый объектларның салынуы бик яхшы» — дип ассызыклады Республика Рәисе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ