Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Халыкара Коръән премиясе финалы: җиңүче - Индонезиядән

Бүген Казанда Халыкара Изге Коръән премиясе узды.

Бүген Казанда Халыкара Изге Коръән премиясе узды. 

Бәйгенең финалында Катар, Индонезия, Малайзия, Йәмән һәм Үзбәкстаннан  килгән финалистлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Коръән аятләрен укыды. 

Җиңүче исеменә Индонезиядән Имранул Кәрим лаек булды.

Премиянең сайлап алу этабы онлайн форматта үткән иде. Анда утыз илдән Коръән укучылар, ә Россия этабында җиде төбәктән 15 хафиз катнашты. Йәмән, Индонезия, Иордания, Ирак һәм Россия галимнәреннән торган хөкемдарлар комиссиясе алар арасыннан биш җиңүчене сайлап алды.

Халыкара Изге Коръән премиясе Казанга “Ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы бирелү уңаеннан үткәрелә һәм еллык программаның башлангычы булып тора. Чараны Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Катар дәүләтенең вәкыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә оештыра.

Бәйге театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Сценарий авторы - Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат хәзрәт Абянов әйтүенчә
чараның максаты – Коръән уку осталыгын гына түгел, ә аның рухи-әхлакый кыйммәтләрен дә күрсәтү. 

Чара кысаларында театр фойесында “Коръән дөньясы” дип аталган күргәзмә дә оештырышан. Анда Коръәннең күпгасырлык тарихы, кулъязмалар, тәфсирләр, тәрҗемәләр һәм милли музей фондларыннан сирәк экспонатлар тәкъдим ителә. Күргәзмә бер ай дәвамында эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ