Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлыларны бакчачы булырга өйрәтәчәкләр

Агроном-эколог, агач инспекторы Александр Матюха бакчачы булырга теләгән казанлыларны бакча тәрбияләү серләренә өйрәтәчәк.

Агроном-эколог, агач инспекторы Александр Матюха бакчачы булырга теләгән казанлыларны бакча тәрбияләү серләренә өйрәтәчәк.  «Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проектының икенче һәм соңгы агымы 17 августтан башлана. Әлеге проект яшел үсентеләрне карау үзенчәлекләрен өйрәнүгә, шулай ук аларга карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүне күз уңында тота.

Дәресләрнең барысы да  бер үк вакытта 11:00 сәгатьтә башлана.  Проектта катнашырга теләүчеләр 16 августта 15:00 cәгатькә кадәр сылтама буенча гариза язарга тиеш була. Кандидатларга ни өчен бакчачы булырга теләүләрен сөйләргә кирәк булачак. Соңыннан проектта катнашачак 25 кешене сайлаячаклар.

17 августта Горки-Әмәт урманы тирәсендә экскурсия оештырыла. 24 августта «Кыргый шартларда шәһәр бакчачысы» дәресләре үтәчәк.  Биредә проектта катнашучылар агачларны ничек дөрес үзләштерү, чәчәк аткан куакларны формалаштыру,  үсентеләрне кискәннән соң эшкәртү серләренә өйрәнәчәкләр. Моннан тыш, белемнәрне практикада тикшереп карау  да каралган, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар дирекциясе.

 «Бөтенесе дә газон түгел» дәресләрендә газон үстерү турында сөйләячәкләр. Ул 31 августта үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ