Казанның биш укучысы - Бөтенроссия олимпиадасы призёры
28 марттан 3 апрельгә кадәр Казанда тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгалау этабы узды.Призлы урыннарны Казанның 19 нчы номерлы гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Иван Кузнецов, 2...
28 марттан 3 апрельгә кадәр Казанда тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгалау этабы узды.
Призлы урыннарны Казанның 19 нчы номерлы гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Иван Кузнецов, 2 нче номерлы лицей-интернатның 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары Ибраһим Мурзакаев һәм Григорий Нойкин, 7 нче номерлы лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучылары Йосыф Шәңгәрәев һәм Ибраһим Гәрәпшин яуладылар.
Интеллектуаль ярышларда илнең 71 төбәгеннән 292 укучы катнашты, шуларның 21 е – Татарстаннан, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар