Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның Иске Татар бистәсендә беренче тапкыр «Сөмбелә» бәйрәме узачак

30 сентябрь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә «Сөмбелә» бәйрәме узачак. Бу турыда бәйрәмне оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.Чара 13:00 Мәрҗани мә...

30 сентябрь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә «Сөмбелә» бәйрәме узачак. Бу турыда бәйрәмне оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
Чара 13:00 Мәрҗани мәчете янындагы сәхнәдә башлана. «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гатауллина Иске Татар бистәсендә бу чараның беренче тапкыр үткәрелүен әйтте. «Сценарийны бергә яздык, бездә иҗади коллектив эшли. Татар халкының милли мәдәниятен үстерү өчен шундый зур бәйрәм үткәрәбез», – диде ул.
Бәйрәмнең идеясе Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйдан соң барлыкка килгән. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәмдә Игенче бабай, Җир, Су, Һава, Кояш образларын күреп булачак. Аларны профессиональ артистлар һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте Иркә Мингалиева башкара. Чара театральләштерелгән тамаша форматында үтәчәк. Җырчылардан Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Казан шәһәр филармониясе җырчылары Ясмин, Алсу Вәлиуллина, җырчы Зөлфәт Зиннуров һәм яшь артист Илсур Шәйдуллинның килүе көтелә.
Оештыручылар Сөмбелә образында кем булачагын сер итеп калдырдылар. Бәйрәмнең беренче өлеше тәмамлангач, халык белән бергә җырлы әйлән-бәйлән уены да оештырылачак.

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ