“Кем булып эшлисең?”– дигәнгә горурлык белән: “Тәрбияче!”– дип җавап бирәм
Мин – тәрбияче... Уйларыма чумам. Ни өчен соң әле мин нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайладым? Июнь башы. Җәйнең иң матур чоры. Күктә күбәләкләр оча, бар табигать яшеллеккә, чәчәккә күмелгән. Мин тәрәзә...
Мин – тәрбияче... Уйларыма чумам. Ни өчен соң әле мин нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайладым? Июнь башы. Җәйнең иң матур чоры. Күктә күбәләкләр оча, бар табигать яшеллеккә, чәчәккә күмелгән. Мин тәрәзәгә карыйм һәм күзләрем белән үзем эшләгән балалар бакчасы бинасын күзаллап, һөнәри эшчәнлегем һәм педагогик тормышымның формалашуы үткән урынның сурәтен тотам. Минем мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге эшчәнлегемә дә быел 32 ел булган икән бит ләбаса! Үземне өлкәнрәк сизгән саен, сайлаган һөнәремнең дөреслегенә күбрәк инанам.
Иң хөрмәтле һәм шул ук вакытта катлаулы һөнәрләрнең берсе булып педагог һөнәре санала. Тәрбияче балаларны тәрбияли һәм тормыш зирәклекләренә өйрәтә белүче әһәмиятле фигура булып тора. Баланы кем тәрбияләвенә карап аның киләчәге, дөньяга карашы, тормышы бәйле. Балалар бакчасы тәрбиячесе – ул җан халәте, балаларга йөрәк җылысын бирүче. Сез минем белән килешерсез, тәрбияче – әнидән кала балаларга тормыш юлында очраган беренче кеше. Бу һөнәрнең иң мөһиме – балаларны ярату, аларга үз җылыңны бирү. Минем өчен тәрбияче һөнәре – балачак дөньясында, әкият һәм фантазия дөньясында даими булу мөмкинлеге.
Мәктәптә уку еллары дәверендә әлеге теләгем үзгәрмәде. Әмма язмышым башка юнәлеш алып, әлеге һөнәрне сайлый алмасам да, нәниләр белән эшләүче тәрбиячеләргә карата күңелемдә ниндидер бер соклану, яшерен кызыгу хисе торып калган иде... Ләкин тормыш юлы бормалы икән, минем язмышыма да тәрбияче булып эшләргә Ходай язган . Нәкъ менә хыялымдагыча, чынлап торып атлый да белмәүче балаларны тәрбияли торган эшем бар.
Тәрбияче хыялым чынга ашты,
Көн дә эшкә барам шатланып.
Балаларның мәхәббәтен тоям,
Елмаюын күрәм сокланып.
Кешеләрнең “Кем булып эшлисең?” дигән сорауларына да мин хәзер горурлык белән: “Тәрбияче!”– дип җавап бирәм. Әлеге җавабым белән мин берәүләрне көлдерсәм, икенчеләре үземне кызгана, өченчеләре исә йөзгә карап: “Тапкансың икән һөнәр!” – диеп әйтеп куя.
– Ә тәрбияче кем соң ул? Шигырь юллары искә төшә:
Тәрбияче беләсезме кем ул?
Җанын, күңелен биреп эшләүче.
Аналардай, йөрәк җылысы белән,
Балаларны назлап сөюче.
Мин тагын уйга калам... Әлеге һөнәрне сайлап эшкә кергәндә, мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладыммы икән соң? Мөгаен, юктыр. Чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үз-үземә ышансам да, минем эчемдә курку көче бар иде, чөнки бала – ул чиста кәгазь, хата белән язсаң, аны төзәтү киләчәктә бик авыр булачак.
Мин яшь кенә кыз бала, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү тәҗрибәсе булмаган, Арча педагогия училищесын гына бетергән, яшь белгеч "педагог – укытучы" ярдәменә мохтаҗ идем.
Шул ерак 90 нчы елларда мине үз канаты астына алган остазым, искиткеч җитәкче һәм киң җанлы кеше, Түбән Мәтәскә бакчасы мөдире – Харисова Ания Госман кызы иде. Ания апа үз эшенә зур игътибар бирде, коллективта иҗат һәм эзләнү шартларын булдырды, һәр педагогның шәхси мөмкинлекләрен ачты. Ул – үз эшенең профессионалы, тәрбиячеләрнең остазы, педагогик фән һәм практика казанышларын алып баручы. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның методикасын һәм психологиясен тирәнтен белү аңа балаларның һәрьяклап үсеше өчен шартлар тудырырга, куелган бурычларны хәл итүнең стандарт булмаган юлларын эзләргә ярдәм итте һәм нәкъ менә аның турында, остазым буларак, сөйләргә телим.
Ания апа вакыт белән исәпләшмичә, үз тәҗрибәсе белән теләп уртаклашты, балалар белән эшләүдә актив дус һәм партнер булырга өйрәтте. Һәм аның җитәкчелегендә озак эшләмәсәм дә, мин аны һәрвакыт рәхмәт һәм җылылык белән искә алам. Ул минем белемнәремә һәм мәктәпкәчә яшьтәге педагог осталыгыма «фундамент» салучыларның берсе иде.
Үз хикәямне мин юкка гына «тәрбия» сүзен аңлатудан башламадым, чөнки билгеләмәнең барлык характеристикалары Ания апаның эшчәнлеген төгәл тасвирлый. Ул – зур хәрефле белгеч, тәҗрибәле педагог. 29 ел дәвамында балалар бакчасы белән җитәкчелек иткән, йөздән артык бала тәрбияләүче кеше. Ания апа турында: тырыш, сабыр, фидакяр, иҗат һәм оптимизм үрнәге дип әйтергә була. Хәзерге вакытта Ания апа лаеклы ялда. Остазым турында мин горурлык белән әйтә алам: тәрбияче һөнәре – дөньяда иң мөһиме! Һөнәри эшчәнлегемнең нәтиҗәләре – остазым Ания апа хезмәте. Мин аңа карап дәртле, энергияле, оптимист булырга өйрәндем. Һәм мин аның барлык теләкләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен рәхмәт белән искә алам.
Шул очракта узем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен көннән-көн төшенә барам һәм хәйран калам... Барысын да ташлыйммы икән әллә дигән уйлар килгән көннәрем дә юк түгел. Дөресе шулай. Ул бетмәс-төкәнмәс язу-сызулар, тиктормас, тыңлаусыз балалар, таләпчән әти-әниләр һәм игътибарга сусаган үз гаиләм!
Группа ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән ләбаса. Балаларга, тәрбияче һөнәренә мәхәббәт! Бүгенге тормышымны инде мин шушы балаларсыз күз алдына да китерә алмыйм. Нәниләрнең өмет тулы күзләре, артымнан һәр сүзне, һәр җөмләне кат-кат кабатлап өйрәнергә тырышулары, “апа” дип өзелеп торулары, хезмәттәшләремнең ихтирамы мине чын-чынлап тәрбияче һөнәренә гашыйк итте. Мин һәр көнне иртән балалар белән очрашу мизгелен көтеп бакчага йөгерәм. Һәм менә ишек ачыла, аннан кечкенә генә кулларын миңа сузып, сорау тулы күзләрен төбәп балалар керә. Алар тыныч кына артымнан балачак дөньясына үтәләр. Ишек бусагасынан ук: ”Ә без бүген нишлибез?”, “Ничек уйныйбыз?” кебек сорауларын яудыра башлыйлар һәм шунда ук үз сорауларына җавап, елмаю, ягымлы сүзләр көтәләр. Монда без – тәрбиячеләрдән сабырлык та сорала. Чөнки көне буе балалар белән эшләү ардыра. Беренчедән, тавыш, икенчедән, сөйләп арасың. Кечкенәләр бит әле, алар белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк. Әз генә игътибарыңны читкә юнәлттеңме, көйсезләнә, уенчыкларын ата башлыйлар. Төрткәләшеп алырга да күп сорамыйлар. Гел яннарында булып, юатып торсаң гына үзләрен тыныч тоталар. Аларның һәрберсенең үз характеры. Кемнедер аркасыннан сөеп юатырга, кайсындыр шелтәләбрәк торырга, берәүләрен күтәреп, я булмаса уенчыклар белән алдап юатырга кирәк. Шуңа күрә тәрбияче ул – һәр яктан камил шәхес, берүк вакытта педагог, судья, табиб, актер, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.
Балалар бакчасында педагогик эшчәнлек нәниләргә хезмәт, акыл, физик, әхлак, эстетик тәрбия бирүне үз эченә ала. Бу эшчәнлекне нәтиҗәле оештыру – тәрбиячеләр алдында торган төп бурычларның берсе.
Ә укыту-тәрбия мәсәләләре, бурычлары һәр бала өчен дә бер үк. Аларны аңлау, педагогик эшчәнлекне иң яхшы нәтиҗәләр булдыруга юнәлдерү өчен ничек якын килергә? Кылган эш-гамәлләрен аңлау өчен нинди ачкыч табарга? Нәкъ менә шушы очрак өчен нинди педагогик алымнар кирәк?
Индивидуаль якын килү – педагогиканың иң мөһим принцибы булып тора һәм мәктәпкәчә тәрбия программасының бурычларында чагылыш таба. Тормышның барлык очраклары өчен дә әзер рецептлар биреп булмый, чөнки индивидуаль якын килү – ул иҗади эш. Ләкин балага дифференциаль якын килгәндә төп нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне әйтә алам: баланы ярата һәм аңлый белү; аны аңлау өчен кирәкле теоретик белем багажы булу; белемеңә нигезләнеп фикер йөртә белү һәм баланы өйрәтү сәләте кирәк. Игътибарлы, кайгыртучан, миһербанлы булу – баланың шәхес булып формалашуына тәэсир итә торган көч, чишмә. Бала шул чишмәдән үзенә көч ала, шәхес булып формалаша. Мин үзем дә шул чишмәне саектырмаска, үземнең мәхәббәтем белән баланы җылытырга, авыр чакта аңа булышырга тырышам.
Үземнең эш тәҗрибәсеннән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли-эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлында дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде...
Арча шәһәренең 6 нчы номерлы “Сандугач” балалар бакчасы»
I категорияле тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гөлнара Әюп кызы
Комментарийлар