Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда беренче тапкыр Бөтенроссия физика көне узачак

Казан федераль университетының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, биредә беренче тапкыр Бөтенроссия физика көне узачак.17 сентябрьдә, Константин Циолковскийның туган көнендә, бөтен ил буйлап физика, матема...

Казан федераль университетының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, биредә беренче тапкыр Бөтенроссия физика көне узачак.
17 сентябрьдә, Константин Циолковскийның туган көнендә, бөтен ил буйлап физика, математика һәм инженер фәннәре белән танышуга багышланган чаралар узачак. Бөтенроссия физика көне Россиянең 16 шәһәрендә илнең 19 эре техник университеты базасында узачак. Анда физика белән мавыгучы 15 мең укучы, аларның әти-әниләре һәм укытучылары катнашачак, ди оештыручылар.
Программада: фәнни-популяр лекцияләр, презентацияләр, уеннар һәм квестлар, лабораторияләр буенча экскурсияләр каралган. Бөтен җентекле мәгълүмат һәм чараларга теркәлү  сайтта.
Укытучылар өчен физика дәресләрен үткәрүнең  төрле ысуллары турында лекцияләр күрсәтеләчәк, моннан тыш, һәр укытучы «Физика буенча олимпиадаларның эксперименталь туры» квалификация күтәрү курсына бушлай керә алачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ