ТНВда сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон бара
Бүген, 20 сентябрьдә, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» («Всей семьёй на выборы!») дип аталган 14 сәгатьлек республикакүләм телемарафон бара. Эфир иртәнге сәгать 8дә башланды һәм кичке 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Телемарафон Россия Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатларын сайлауның соңгы көненә туры китерелгән.
ТНВның зур студиясендә көн дәвамында 200дән артык кунак катнашуы көтелә. Алар арасындаТатарстанның танылган гаиләләре, хезмәтдинастияләре, яшь гаиләләр һәм бергә гомеритүләренә дистә еллар булган парлар бар.Телемарафонның «Республика тавышы» мәйданчыгында сәясәт белгечләре, тарихчылар, социологлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясый. «Гаилә кунак бүлмәсе»ндә исә күпбалалыгаиләләр һәм хезмәт династияләре белән әңгәмәләртәкъдим ителә. Эфирда Татарстанның төрлерайоннарында яшәүче гаиләләрнең тарихлары да күрсәтелә.
Программада республика районнары һәмшәһәрләреннән туры эфирга кушылулар, махсусяңалыклар чыгарылышлары һәм музыкальномерлар каралган. ТНВ мәгълүматына караганда, тамашачылар өчен 16 музыкаль чыгыш, Татарстанның якынча 10 шәһәре һәм районыннантурыдан-туры кушылу һәм җиде махсус яңалыкларчыгарылышы әзерләнгән.
Телемарафонның аерым өлеше — озак еллар бергәяшәгән гаиләләргә багышланган. Туры эфирда 50 ел бергә гомер иткән өч пар өчен «Алтын туй» тантаналары уздырыла.
Телемарафон барышында фотоконкурс кысаларында 11 iPhone 17 смартфоны һәм берSollers ST8 автомобиле уйнатыла. Фотоконкурстакатнашу өчен сайлау участогы янында гаилә беләнтөшкән фотосурәтне социаль челтәрдә#ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлгахэштеглары белән урнаштыру шарт итепбилгеләнгән.
Татарстанда Дәүләт Думасына сайлаулар өч көндәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә — уза. Республикада бүген тавыш бирүнең соңгы көне.





Комментарийлар