Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда телләрне укыту мәсьәләләренә багышланган Халыкара семинар узачак

Иртәгә, 20 февральдә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәйданында «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы» дип исемләнгән Халыкара фәнни-методик онлайн-семинар узачак. Чара унчы тапкыр оештырыла, дип белдерделәр институт матбугат хезмәте.

Очрашуның төп бурычы – Россия төбәкләре һәм чит илләрдә эшләүче педагогларны, фәнни хезмәткәрләрне бер мәйданга җыеп, туган телләрне һәм милли мәдәниятләрне саклау, өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү өлкәсендәге нәтиҗәле алымнар белән таныштыру. Гадәттәгечә, семинар Халыкара туган телләр көне уңаеннан февраль аенда үткәрелә.

Быелгы чарага Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 100 дән артык гариза кабул ителгән. Пленар утырышта Казахстан һәм Үзбәкстан югары уку йортлары вәкилләре, Казан федераль университеты галимнәре, шулай ук Якутск һәм Екатеринбург шәһәрләрендә эшләүче белгечләр чыгыш ясаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ