КФУның 60 миллион сумлык грантка ия булган проекты
Казан федераль университетында үз тарихында беренче тапкыр буларак «Галимнәрнең балалары» дигән экскурсия-танып белү сменасы эшли башлады. Ун көн дәвамындагы әлеге см...
Казан федераль университетында үз тарихында беренче тапкыр буларак «Галимнәрнең балалары» дигән экскурсия-танып белү сменасы эшли башлады. Ун көн дәвамындагы әлеге сменада балаларның ялы 18 августта төгәлләнәчәк. Әлеге проектның җитәкчесе – КФУның музейлар дирекциясе директоры Светлана Фролова.
Сменада катнашучылар өчен кызыклы белем бирү һәм күңел ачу программасы төзелгән.Сменадагы галим балалары Казан университеты тарихы белән якыннан танышачаклар, музей белән бәйле профессияләрнең серләрен танып беләчәкләр, үз презентацияләрен яклаячаклар.
Әлеге сменада 2 – 5 нче сыйныфларда укучы унбишләп бала ял итә. Сменаның төп бурычы – балаларның университет мирасын күзаллый алуларына ирешү һәм аны аларга аңлаешлы итеп җиткерә алу. Кыскасы, alma mater алар өчен туган йортларыдай якын һәм яраткан урын булсын. Смена барышында «Заман капсуласы», «Коинобори – Япониянең очарга сәләтле балыклары», «Уеннар археологиясе», «Микромир» дигән махсус мастер-класслар һәм квестлар үтәчәк.
Кыскасы, «Галимнәрнең балалары» проекты программасы бик тә бай. Анда ял итүчеләрне «Фән яшь рәссамнар күзлегеннән» дигән конкурс, «Криминалистлар һәм конспираторлар» дигән музей дәресе, « Мамонт баласы Геоның серле табышмаклары» исемле квест көтә.
Шунысын да искәртик: «Галимнәрнең балалары» дигән әлеге проект, «Креатив музей» конкурсында иң яхшысы дип табылып, 60 миллион сум күләмендәге грант фондына ия булган иде.
Комментарийлар