Логотип Магариф уку
Цитата:

Колледжларда 740 меңгә якын бюджет урыны тәкъдим ителә

2024 елда Россия Федерациясе колледжларында урта һөнәри белем бирү программалары буенча 740 меңгә якын бюджет урын тәкъдим ителә.

Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко журналистлар белән очрашуда хәбәр итә. Моннан тыш, ул югары белем бирү программалары буенча 620 меңнән артык бюджет урыны ачылуы турында да билгеләп үтә.

«2024 уку елында югары белем бирү программалары буенча 620 меңнән артык бюджет урыны һәм урта һөнәри программалар буенча 740 меңгә якын урын бар. Россия югары һәм урта һөнәри уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды. Биредә 1,2 меңнән артык югары уку йорты һәм 3,8 мең колледж катнаша», – дип сөйләгән Дмитрий Чернышенко журналистларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ