Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2024 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.
Быел Гарәфә көне – 15 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02.00 – 03.00 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
03.00 – 03.30 – гает вәгазе укылу;
03.30 – гает намазын уку;
03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак.
Фото: М. Кыямова
Комментарийлар