Логотип Магариф уку
Цитата:

Космос кадрда

Бүген, 6 апрель, «Космос кадрда» Бөтенроссия иҗади акциясе старт ала.

Чара Россиядә Космос атналыгына багышланган. Аның максаты –  балалар һәм яшүсмерләр арасында ватан космонавтикасы тарихын популярлаштыру, илнең фән һәм техника өлкәсендәге казанышларына хөрмәт тәрбияләү, шулай ук аның галәмне үзләштерүгә керткән өлеше белән горурлык хисе формалаштыру.

Мәктәп укучыларына «Космос геройлары», «Космосны яулау тарихы», «Космос һәм мәдәният», «Киләчәк космосы» темаларына видеороликлар һәм анимацияләр әзерләргә тәкъдим ителә. Гаризалар 6 апрельдән 6 майга кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталында кабул ителә. Иң яхшы эшләрне эксперт комиссиясе сайлап алачак.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ