Логотип Магариф уку
Цитата:

Кояшлы иртәдән башланган җиз кыңгыраулы уку елы

Кояшлы, матур сентябрь иртәсе. Казандагы 155 нче гимназия ишегалдында халык шулчаклы күп, алар шау итә, әлеге халәт Сабан туе бәйрәмен хәтерләтә. Татар телле гимназия каршындагы һәр чыгыш ике телдә&nb...

Кояшлы, матур сентябрь иртәсе. Казандагы 155 нче гимназия ишегалдында халык шулчаклы күп, алар шау итә, әлеге халәт Сабан туе бәйрәмен хәтерләтә. Татар телле гимназия каршындагы һәр чыгыш ике телдә  – татар һәм рус телләрендә барды.
«Хәерле иртә, хөрмәтле укытучыларыбыз, әти-әниләр, әби-бабайлар, бәйрәмебез кунаклары һәм беренче сыйныфка килгән нәни дусларыбыз!» – дип башлап китте үзенең тәбрикләү сүзен әлеге гимназия директоры Наил Равил улы Фазылов. Ул үзенең кыскача гына чыгышында гимназиянең уңышларын да, киләчәккә булган бурычларын да яктырта алды. Аның сүзләрен директор урынбасары Гөлфия Гали кызы Садыйкова дәвам иттерде.
Гимназия укучылары да бәйрәмгә нык итеп әзерләнгән булып чыкты. Аларның беренче, иҗади сүзләре  укытучыларга багышланган иде һәм эчтәлеге дә күңелдә уелып калды. Алар тарафыннан: «Бүгенге кояшлы иртәдә, Белем көнендә, безне бары тик яхшылыкка, игелеккә, изгелеккә өндәүче, күңелләребезгә белем орлыклары салучы укытучыларыбызга рәхмәтләребез чиксез зур», – дигән сүзләр ишетелде. 
Әти-әниләр, укучылар, укытучылар каршында «Татар кызы–2021» җиңүчесе, 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Галимова да үзенең сүзләрен өздереп әйтә алды. 
 
Кунакка килгән эстрада артистлары, барлык халыкка бүләк булсын дип, үзләренең бик популяр булган яңа татар җырларын башкардылар. Болары да күңелләргә бик  хуш булды.
Укучыларның үз иҗатлары да читтә калмады. Алар  иҗат иткән шигъри юллар болай яңгырады:
Мәктәп юлы,  авыр хезмәт юлы,
Безне якты киләчәккә илтәчәк.
Котлы булсын  яңа уку елы,
Башлана  ул  кояшлы иртәдән.
Канатланып киләм гимназия сиңа,
Бу бит гомеремнең тәүге баскычы.
Дулкынланып ишегеңне ачам,
Минем кулымда бит  белем ачкычы.
Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик әле,
Башлануын яңа уку елының.
Ишетеп соклансыннар сихри көчен,
Җиз кыңгырауның илаһи моңын.
Әлеге шигъри юллар, чын-чынлап, беренче сыйныф укучыларына багышлану сәбәпле, балалар күңелендә дә, әти-әниләр, әби-бабайлар  күңелендә дә аеруча дулкынлану хисләре барлыкка китерде.
Белем көнендә, 1  сентябрьдәге кояшлы иртәдән башланган, җиз  кыңгыраулы  уку елы балаларның күңелендә бик озак сакланыр әле.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы,


Казандагы 155 нче гимназиянең фәнни консультанты


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ