Кукмарада республикакүләм семинар узды
3 март көнне Кукмараның 3 номерлы урта гомуми белем мәктәбе базасында республикакүләм семинар узды. Ул «Физ-мат алгарыш» проекты кысаларында иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне өйрәнүгә багышланды.
Семинарга 30 дан артык математика, физика, информатика укытучысы һәм методистлар җыелды. Алар Арча, Балтач, Мамадыш, Теләче районнары һәм Казан шәһәреннән катнашты. Очрашуның төп максаты – алдынгы педагогик технологияләрне тарату һәм мәктәпләрдә математик һәм табигый фәннәрне укытуда инновацион алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Семинар барышында ачык дәресләр, мастер-класслар, педагогик остаханәләр үткәрелде.
Республикакүләм семинар уздыру «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар