Кукмарадагы «Каенкай» балалар бакчасына капиталь ремонт ясала
Кукмара шәһәрендәге 1 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Контракт кысаларында инженерлык коммуникацияләре һәм бина фасады яңартылачак, тәрәзәләр алыштырылачак.
Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе мәгълүматлары буенча, төзүчеләр идәннәрне тарттыруны, җылыту системаларын монтажлауны төгәлләгәннәр. Электр монтажлау, биналарны бизәү, фасадны һәм янгын баскычын төзү эшләре алып барыла.
Бүгенге көнгә объектның гомуми техник әзерлеге 67% тәшкил итә.
Фото: ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар