Логотип Магариф уку
Цитата:

Квест форматындагы «Зоопарк-әлифба» спектаклен 500 тамашачы карады

13 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәге базасында эшләп килгән «Апуш» татар балалар театр студиясе «Зоопарк-әлифба» спектаклен күрсәтте.   Казан мэры патронажы астында гамәлгә ашырыла торган ст...

13 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәге базасында эшләп килгән «Апуш» татар балалар театр студиясе «Зоопарк-әлифба» спектаклен күрсәтте. 
 
Казан мэры патронажы астында гамәлгә ашырыла торган студиянең бу – икенче иҗади эше. Бу юлы «Апуш» шәкертләре һәм остазлары Йолдыз Шәрапованың (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» әсәрен тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, театр дөньясында әлеге әсәр беренче тапкыр сәхнәгә куелды.
Тамаша квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша.
Спектакльне Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Шәһәрләр һәм җирле үзидарәләр»  Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге генераль сәркатибе Расих Сәгыйтов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, «Зоопарк-әлифба» әсәренең авторы Йолдыз Шәрапова, язучы-драматург, шагыйрь, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе Хәбир Ибраһимов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «ШАЯН ТВ» башкарма директоры – баш мөхәррир Рамилә Сәхабетдинова, «Салават күпере», «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина тамаша кылды.
«Апуш» – Казан мэриясе өчен бик әһәмиятле проект. Аны гамәлгә ашыру үзебезгә дә шундый зур илһам бирә. Укучылар да остара. Нинди генә сәләтле булуларына карамастан, алар белән профессиональ остазлар эшләгәч, балалар тагын да камилләшә. Тагын берәр елдан чын артистлар булып та җитешерләр. «Сәйдәш» мәдәният үзәге базасында эшли торган «Апуш»лылар Йолдыз апаның әсәре буенча ачык имтихан күрсәтергә тиешләр иде. Ләкин дәртләнеп китеп, әсәрне спектакль дәрәҗәсенә үстерделәр. Аларның шундый үҗәтлеге аркасында бүген чираттагы сәхнә әсәре туды», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Премьерага шәкертләрне тәҗрибәле остазлар –  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләде. Студия җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы, спектакльнең режиссеры – Алия Фәйзрахманова.
Постановкага музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган. Спектакльнең сценографы, костюмнар буенча рәссам – Анна Новикова. Тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов, ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.

Тамашачылар «Апуш» студиясен аягүрә алкышлады. Спектакльдән соң сәхнә арты чәчәккә күмелде. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ