Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырым көмешчеләренең асыллары Бакчасарайда

Көмешчеләр тарафыннан пәрәвездәй үрелгән нәфис, өрфиядәй җип-җиңел эшләрне еш очратасызмы? Бәлкем, үзегез дә борынгы осталар ясаган яка чылбыры, алка, йөзек, каптырма кебек берсеннән-берсе зиннәтле би...

Көмешчеләр тарафыннан пәрәвездәй үрелгән нәфис, өрфиядәй җип-җиңел эшләрне еш очратасызмы? Бәлкем, үзегез дә борынгы осталар ясаган яка чылбыры, алка, йөзек, каптырма кебек берсеннән-берсе зиннәтле бизәнү әйберләрен гаилә ядкяре, нәселегездәге гүзәл затларның төсе итеп саклыйсыздыр. Иясе турындагы истәлекләрне генә түгел, бер үк вакытта маһир останың кул җылысын, күңел халәтен дә саклый бит әле ул эшләнмәләр. Шундыйларның берсе – зәркәнче Руслан Денислямов белән Кырымның Бакчасарай шәһәрендә таныштык. Ул, без тукталган «Алие» кунакханәсе хуҗаларының берсе булуы өстенә, бик мәшһүр ювелир да булып чыкты. Къуюмджы, алтынджы, диләр аларны биредә. Атаклы көмешче Айдер Асановның шәкертләре арасында иң сәләтлесе, иң талымлысы дип әйтү үзе үк аның осталык дәрәҗәсен билгели.
Бакчасарайда, гомумән, кайсы капкага төртелсәң дә, кул эше тоталардыр кебек. Кемдер әнә балчык эше – керамика белән мәшгуль, кемдер коемчы. Урамнан барганда, таш койма өстенә сатуга дип куелган кәрзиннәр дә очрап тора. Хуҗасы исә, чак кына арырак дивардан төшкән күләгәгә сыенып, әлеге дә баягы шул кәрзинен үреп утырган булыр. Элгәре иске шәһәрдә урамы белән зәркәнче-коемчылар яшәгән чаклар да булган. Осталар күп булудан да курыкмаганнар – көндәшлек шартларында эшнең сыйфаты, башкару дәрәҗәсе үсә генә барган. Гадәттә, мондый кәсепләр буыннан-буынга, атадан балага күчә килә. Руслан турында да башта, нәселләре белән көмешчеләрдер әле болар, дигән идем. Әмма фаразым дөрескә чыкмады. Аннан җәй буе туристлар мыжлап торган кунакханәдә ничек итеп басылып, тыныч кына шундый да нәзакәтле эшләнмәләр ясап утырмак кирәк соң?
– Әлбәттә, икесенә дә вакыт кирәк, әмма кунакханә ул – сезонлы эш. Җәйге кунакларны озатканнан соң, иркенләп кул эшенә тотынам. Өй подвалында бөтен шарты килгән остаханәм бар, шунда эшлим. Нәселебездә көмешчеләр булмаса да, кечкенәдән нигәдер күңелем ятты бу эшкә. Бакчасарайда, филигрань буенча остаханә ачыла икән дигәнне ишетүгә, әти-әнием мине, ике дә уйламыйча, шунда бирделәр, чөнки рәсем ясауга хирыслыгым аркасында, мәктәптә укыганда, сурәт төшерелмәгән бер генә китап, дәфтәр битем дә калмый торган иде. Минем 9 нчы сыйныфта гына укыган чак әле бу,– дип сөйләп китте ул үзенең иҗатка килү тарихын.– Шәхсән үзем көмеш белән эшләргә яратам, ә аңа зәңгәр күзләре белән сиңа «багып торучы» фирүзә бик килешә, – ди оста, эшләрен барлап.
Нечкәдән-нечкә тимер җеп белән өрфиядәй челтәр үрү өчен тыныч холык, сабырлык кына да аз, билгеле. Оста монда берсүзсез матурлыкны күрә, тоя белергә һәм шул ук вакытта борынгы традицияләрне дә сакларга тиеш. Иң элек кәгазь битенә төшерелгән эскизлар, син дигәнчә, материалга ятсын дисәң, чама-чамага туры килү фарыз. Башта булачак эшләнмәнең каркасы, яки тышкы калыбы-контуры тел-теш тидермәслек сызыклар рәвешендә ясалганнан соң гына ишелгән нәзек тимер җеп оста кулында үҗәтләнеп могҗизаи сурәтләр ясый башлый. Бу шөгыльнең, мәгълүм ки, сәламәтлек өчен зыянлы «тискәре» яклары юк түгел. Шуларны белә торып та, аңа мәҗнүн кебек баштанаяк гашыйк булу кирәк. Шул вакытта гына сине үзенә якын җибәрә бу эш. Ә инде «юк миннән булмый икән» дип кул селтәсәң – буласы түгел. Заманында Айдер Асановка үзе бер көчле ташкын булып килгән дистәләгән өйрәнчекнең дә бөтенесе дә «төпләнеп» калмаган бит бу һөнәрдә.
– Остазым – атказанган халык иҗаты остасы Айдер Асанов мәшһүр көмешче генә түгел, бик зирәк акыллы, тормышның ачысын-төчесен яшьли үз җилкәсендә күтәргән шәхес иде, – дип искә ала Руслан аны. – Сәнгать дөньясында, аеруча традицион кырым-татар сәнгате булып саналган филигрань техникасын кабаттан торгызуда үзеннән зур өлеш керткән бөек оста булып тарихка кереп калды ул.
USTAны искә алып
Айдер Асановлар турында сүз кузгаткач, аларның нәселләре – әтисе Абделмәин дә, бабасы да коемчылар булуын әйтү кирәктер. 9–10 яшеннән кул арасына кереп, шушы четерекле кәсепнең буыннан-буынга күчеп килгән серләренә төшенгән ул. Бөтен гомерен шуңа багышлыйсы гына булган да бит... Тик 1944 елгы депортация Кырым татарларының язмышын астын өскә китерә. 20 минут эчендә җыенып, илеңнән чыгып китү... Кулга иң кирәкле әйберләрне алырга гына рөхсәт итәләр. Шул рәвешле, бөтен мал-мөлкәтләрен, моңа кадәр яшәгән йорт-җирен калдырып, терлек ташый торган вагоннарда тәүлекләр буе ач килеш, сусыз-нисез, бәдрәфсез, сак астында Үзбәкстанга сөрелә алар. Бу гүр газабына тиң михнәтләргә түзә алмыйча, халыкның шактые юлда җан бирә. Халык һөнәрчелегенең күп кенә уникаль технологияләрен белүче осталар да әнә шул китүдән әйләнеп кайтмый. Айдерга да җепкыр, бөтеркә, челтәр бөгү кебек үтә дә нәзакәтлелек таләп итә торган эш алымнарын бер читкә куеп, 16 яшеннән Ташкент шәһәренең моторлар ремонтлау заводында токарь ярдәмчесе булып эшләргә туры килгән. Сәләте булса да, мөмкинчелек булмау аркасында, Ташкентның Беньков исемендәге сәнгать училищесын да тәмамлый алмаган. Ата-баба һөнәренә ул бары 64 яшендә – туган туфрагы булган Кырымга кабат әйләнеп кайткач кына тотына. 2000 елны «Кырымны яңарту» җәмгыяте ярдәме белән Бакчасарайда халык һөнәрчеләре үзәге оешкач була ул. Азамат ирнең әлеге форсатны үз өстендә торган олы җаваплылык буларак кабул итүе бәхәссез. Чөнки ул чагында әлеге һөнәрчелекнең асылын тамырдан белүче исән калган бердәнбер оста була ул. «Көннәрдән бер көнне мин дә бу фани дөньядан китеп барсам, башкаларны кем өйрәтер, буыннан-буынга килгән һөнәрчелекнең чылбыры өзеләчәк бит» дигәндер ул, мөгаен. Кулы эшкә ятардай яшьләрне үз эргәсенә җыярга җитди сәбәп була бу. Әнә шул беренче өйрәнчекләр арасына килеп керә дә инде Руслан.

Үз асылыңа кайту юлы


– Күрәмсең, безнең бәхеттән булгандыр ул. Бу кәсеп шул дәрәҗәдә кызыктырды ки, мин инде көн саен, хәтта ял көннәрендә дә аның остаханәсеннән чыкмый ята башладым. Мин ныклап торып дәртләнеп зәркәнчелек серләрен сеңдереп, үзалдыма нидер эшли башлаганда, өйрәнчекләрдән без бишәү генә калган идек инде. Шәхсән үзем USTA остаханәсе ябылганчы йөрдем. 11 ел эчендә остазыбыз ике дистәгә якын шәкерт тәрбияләде,– ди Руслан әфәнде, хатирәләргә бирелеп. – Гәрчә туган нигезе Бакчасарайда булса да, баштагы мәлдә кайтып төпләнгән Красногорка авылыннан үзенең машинасы белән килеп йөрергә мәҗбүр иде ул безнең янга. Соңрак Милли Мәҗлес ярдәме белән Бакчасарайда үз нигезен сатып ала алды.
Ял сәгатьләрендә каһвә эчкән арада гыйбрәт өчен салмак кына итеп, үзенең тормышы, башыннан үткәннәре турында сөйли торган була Айдер оста. Үзе шулай юмарт булгангамы, Ходай Тәгалә аннан гомерне дә кызганмаган – 92 яшенә кадәр игелекле хезмәт белән яшәп бакыйлыкка күчкән.
Бакчасарайның Хан сарае фондларында сакланучы билбау – ул минем бабамның эше, дип әйтә торган булган Айдер оста. Юк-юк та әнә шундый элеккеге осталарның эшләре кулга эләккәндә, без чыннан да шаккатабыз, чөнки аларда бит хәзерге кебек яхшы эш кораллары да, бүгенгедәй камил техник мөмкинлекләрнең берсе дә булмаган. Шул көйгә дә затлыдан-затлы техник яктан гаять катлаулы шаһәсәрләр тудырганнар. Кызганыч, борынгы осталарның эшләнмәләре без теләгән дәрәҗәдә сакланып калмаган. Депортация елларында гаиләләрен ачлыктан саклап калу өчен, күбесенең читкә сатып җибәрелүе берәүгә дә сер түгел.
–Кызганыч, исән калганнары да инде кеше күзенә бик күренми диярлек, андый эшләр, нигездә, гаилә ядкяре буларак саклана, – дип көрсенеп куя Руслан да.
–Симферопольдә зәркәнчелек көллияте дә тәмамлагансыз, шактый зур мәктәп узган көмешче буларак, остазыгыз кебек үк осталык серләре белән бүлешергә әзерме сез?– дип кызыксынам аңардан, һәм ул һич икеләнүсез: «Әлбәттә», –дип җавап кайтара.
–Без 2001–2014 елларда унга якын өйрәнчек Айдер остаз белән бергә эшләдек, шуңа күрә дә филигрань өчен мин тулысынча остазыма бурычлымын. Билгеле, аның кебек булырга теләүчеләр күп була торган иде, әмма сабырлык сынавы дигән нәрсәне үтә аласыңмы-юкмы бит әле. Ул берәр детальне күз алдында тиз генә җыеп күрсәтер иде дә, әйдәгез, кабатлап карагыз дия иде. Берничә көн буе азапланып та теләгән нәтиҗәгә ирешә алмаган кеше, билгеле инде, үзеннән-үзе китә иде. Симферопольдә исә традицион-милли юнәлеш буенча укыту бөтенләй булмады.
Русланның виноград яфрагы рәвешендә башкарылып, кияүгә чыкмаган кыз өчен атап ясалган кушагын тәфсилләп карыйбыз. Анда ничә яфрак урнаштыруның да, үзәккә нинди таш куюның да үз сере бар. Бу очракта оста яшел ташка өстенлек биргән. Бу әле егетләр өчен дә үзенчәлекле бер ишарә – кыз кияүдә түгел дигән сүз. Кызыл таш куйган булса, ул инде кияүгә чыккан ханым дигәнне аңлатыр иде. Кырым татарларында туй бүләге итеп егетнең кәләшенә көмеш билбау бирү гадәте, элекке кебек үк булмаса да, бүгенгәчә саклана икән. Кырым татарларының баш киеме булган фәс түбәсенә тегеп куела торган бизәк – шулай ук кызыклы элемент.
–Элеккеге фәс түбәләренең күчерелмәсен ясаганда, гадәттә, бизәкләрне үзебездән дә өстибез, һәм ул тагын да күркәмрәк килеп чыга, – ди Руслан. Алар көндәлек тормышта бик кулланылмаса да, туйларда, тантаналы чараларда милли йөзебезне билгели. Нишлисең, ювелирлар күп, ә үзебезгә хас булган филигрань техникасында эшләүчеләр сирәк. Мин тулысынча шушы Кырым татарларына хас булган милли традиция-
ләрдә эшлимен. Бу юнәлешне үстерү, дәвам итү безнең өстә, – ди Руслан Денислямов.
Гаиләдә үсеп килүче өч кызының берәрсе булса да әтисенең эшен дәвам итми калмас әле, бәлкем. Әнә бит Асанов та заманында, бу ирләр эше дип, кызы Эльмираны зәркәнчелеккә якын җибәрмәскә ничек кенә тырышмасын, геннар хәтере үзенекен итә. Бүген инде аның оныгы Эвелина да ерак бабаларыннан килгән һөнәр иясе, диләр.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ