Кырынкүлдә беренче татар балалар бакчасын ачтылар
Кичә Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендә беренче «Әлифба» балалар үсеше үзәгенең коммерцияле булмаган мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ачылды.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров һәм «Партнёрлык» төбәк эшмәкәрләренең хезмәттәшлекне үстерү берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. «Тарихлы җирдә, Кырынкүл авылында элек-электән гыйлемле, дини кешеләр яшәгән. Төзелгән мәчет янында җыелган бабайлар – алар безнең тарихыбыз, шушы бистәдә урнашкан этнокомпонентлы мәктәбебез һәм «Этнос» балалар үзәге алар безнең бүгенгебез. Бүген ачылган балалар йорты ул – безнең киләчәгебез. Әле без телне дә, динне дә тирән итеп белмибез. Монда тәрбияләнеп чыккан балалар рәхәтләнеп татар телендә сөйләшеп, үзебезнең гореф-гадәтләрне аңлап, динебезне хөрмәт итеп татарлыгыгызны зур дәрәҗәгә күтәрерләр дип өметләнеп калабыз», – диде Ринат Хәмзиевич ачылу тантанасында.
Бүген ата-аналар өчен Ачык ишекләр көне узды. Дүшәмбедән балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Ата-аналар оешманың барлык шартлары белән танышты. Заманча, милли мохиттә балалар белән белемле тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре, өлкән тәрбиячеләр шөгыльләнәчәк. Алга таба икенче кат һәм азык-төлек блогы эшли башлагач, 60 ка якын балалар кабул ителәчәк. Балалар йортына ике төркем йөреячәк: беренче катта 2–4 яшьлек балалар, өлкән төркем 4–6 яшьлек балалар булачак.
Яңа балалар бакчасы нәрсәсе белән үзенчәлекле? «Әлифба» балалар үсеше үзәгенең җитәкчесе Гөлнара Баева: «Башка балалар бакчасыннан аермалы буларак, милли традицияләргә, бәйрәмнәргә, дини кыйммәтләргә таяну буенча аерылып тора. Күпчелек ата-аналар татар телен яхшы белми. Тәрбиячеләр арасында татар телен яхшы белүчеләр дә, әле өйрәнүчеләр дә бар. Балалар, тәрбиячеләр өчен дә татар телендә аралашу өчен барлык шартлар да бар», – диде ул.
«Әлифба» балалар бакчасыннан нинди балалар чыгачак? Бу сорауга Гөлнара ханым ышаныч белән: «Без туган телне аңлый торган, бәхетле, сәламәт, иманлы балаларны күрергә телибез. Без мөселман балалар үзәге түгел. Без бары тик татар мөселманнары өчен эшлибез. Кырынкүл бистәсендә 17 ел яшәгән кеше буларак, балалар милли рухтагы балалар бакчасына мохтаҗ иде»,– дип җавап бирде. Шәһәрдә мондый милләт өчен эшләүче үзәкләр соңгысы булмаячак. Төмәндә якын киләчәктә башлангыч сыйныфлар өчен дә, татар гомуми милли мәктәпләренең дә төзелеше күздә тотыла.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Җәмилә Хөснетдинова фотолары
Галерея
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Мирас»та «Кол Шәриф» операсыннан дуэт башкарылачак
Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале узачак. Быел фестиваль тугызынчы тапкыр (7, 10, 14 февраль) «Премьералар гына» исеме белән оештырыла.

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак фестивальдә композиторлар Ильяс Камал, Илһам Байтирәк, Эльмира Галимова, Миләүшә Хәйруллина, Рәшит Кәлимуллиннарның яңа әсәрләре яңгыраячак.
«Мирас» татар музыкасы проектының фәнни-иҗади җитәкчесе Вадим Дулат-Алеев.
Исегезгә төшереп узабыз: «МИРАС» фестивале зур музыкаль мирасыбызны, бүгенге композиторлар иҗатын һәм башкару осталыгын күрсәтү, таныту өчен гамәлгә ашырыла. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган профессионалларның киләчәк буыннар өчен татар музыкаль мәдәнияте мирасын формалаштыручы замандашларыбыз эше нәтиҗәсе.
Фестиваль программасында композитор Эльмира Галимованың «Кол Шәриф» операсыннан да кисәкләр яңгыраячак. «Музыканың һәрбер жанрында үземнең фикеремне калдырасым килә, – ди Эльмира Галимова. – «Мирас» фестивале өчен махсус атап язганнары да бар. «Кол Шәриф» операсы пандемия чорында иҗат ителде. Ул дүрт кисәктән гыйбарәт. Быел операның өч кисәге «Мирас» программасына кертелде. Сөмбел Ана һәм Юлбарыс-бәк дуэтын солистлар Сөмбел Кыямова һәм Айрат Ганиев башкарачак”.
“Кол Шәриф” операсы – милли рухта иҗат ителгән музыкаль әсәр. Аның тулы вариантын якын киләчәктә Татарстан сәхнәсендә күрергә насыйп булсын иде.
“Кол Шәриф – бөек шәхес, Казан ханлыгының зур әһәмияткә ия, символ дәрәҗәсендәге образы. Аның исемен йөрткән мәһабәт мәчетебез дә бар. Әлеге образны мәңгеләштерү, аның тарихын җәмәгатьчелеккә җиткерү төп максатым иде. Кол Шәриф образы музыкада беренче тапкыр тәкъдим ителә”, – ди композитор үзе.
Мөршидә Кыямова
Фото РТ Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар