Кышкы ялларда туган телләр буенча республика олимпиадасы узачак
Берничә көннән мәктәп укучылары арасында оештырылучы республика олимпиадаларына нәтиҗә ясалачак. 23 нче декабрьдә интеллектуаль ярышларга старт бирелә.23 – 25 декабрьдә Казанда туган телләр буенча рес...
Берничә көннән мәктәп укучылары арасында оештырылучы республика олимпиадаларына нәтиҗә ясалачак. 23 нче декабрьдә интеллектуаль ярышларга старт бирелә.
23 – 25 декабрьдә Казанда туган телләр буенча республика олимпиадасы җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Укучылар чуваш, мари һәм мордва телләре буенча сынау тотачак. 24-28 декабрдә белгечләр чит телләр буенча олимпиадада көч сынашучы балаларны укытыр дип көтелә. Татарстанның төрле районнарыннан булган укучылар бөтенроссия ярышларына әзерләнәчәк.
25-30 декабрдә 4-7 сыйныф укучылары өчен махсус смена оештырыла.
Комментарийлар