Логотип Магариф уку
Цитата:

Ландыш Әбүдарованың «Умарта» китабы тәкъдим ителәчәк

19 мартта КФУның Филология һәм мәдәниятара башюгланышлар институтында заманча татар әдәбияты вәкилләренең берсе — Ландыш Әбүдарованың «Умарта» китабын тәкъдим итү чарасы узачак. Әлеге басма 2025 елда Казанда дөнья күрде.

Автор 1998–2003 елларда Казан дәүләт университетында белем алган. Бүгенге көндә Ландыш Әбүдарова журналистика һәм әдәбият өлкәсендә актив эшли, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.

2018–2021 елларда ул КФУ аспирантурасында укый, фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә. Аның катнашында «ХХ гасырның икенче яртысында рус һәм татар әдәбиятларында мәдәни код» дигән хезмәт дөнья күрә. Элегрәк укучыларга «Мандариннар» китабы һәм балалар өчен язылган «Октябрь һәм кечкенә тылсымчы» әсәре белән таныш булган автор өчен «Умарта» – иҗади үсешнең чираттагы этабы.

2025 ел язучы өчен аеруча әһәмияткә ия: ул Шәйхи Маннур исемендәге премиягә лаек булды һәм Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. 

Моннан тыш, ул яшь авторларны берләштергән «Яңа исем» проекты кысаларында остаз буларак та эшли.

Китап тәкъдим итү кичәсен татар әдәбияты кафедрасы каршындагы «Рухият» студентлар фәнни түгәрәге оештыра.

Вакыты: 10:00

Урыны: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, 346 аудитория

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ