Логотип Магариф уку
Цитата:

Ландыш – сирәк исемнәр исемлегендә

Латин теленнән кергән бу исем халкыбыз арасында заманында шактый популяр иде.

Сәнгать әһелләре, артистлар арасында гына да Ландыш исемен йөрткәннәр ничаклы! Тик, нигәдер, соңгы арада Казан халкы арасында бу исем элекке популярлыгын югалта төшкән шикелле. Әйтик, узган атнада башкалабызда 226 малай һәм 191 кыз бала туган. Аларга кушылган исемнәр арасында Әмир, Тимур, Шамил, Самир, Кәрим, Айлинә, Ясминә, Диләрә, Зәринә иң популяр булган. Ә менә Камал, Амэлия, Әсма, Лилиана һәм без югарыда телгә алган Ландыш – яңа туган сабыйларга иң сирәк кушылган исемнәр рәтендә.

Таһир САБИРҖАНОВ 
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Элемтә техникумында Ачык ишекләр көне

Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 10 февральдә 14:00 сәгатьтә Ачык ишекләр көне оештыра.

Ачык ишекләр көнендә кабул итү кагыйдәләре һәм укырга керү шартлары, техникумда укуның белгечлекләре һәм үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин булачак.

Шулай ук техникум һәм тулай торак буенча экскурсия үткәрелә, һөнәри осталык буенча Россия Федерациясе җыелма командасының тренировка полигонын карап булачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайты хәбәр итә. Соңыннан булачак абитуриентлар, ата-аналар һәм теләгән һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Ачык ишекләр көне Казан шәһәре, Бари Галиев ур., 3а йорт адресы буенча узачак.

Мөршидә Кыямова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ