Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары тышлык геройларын бер мәйданга җыйды

22 гыйнварда «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары үзләренең тышлыкларында урын алган геройларны бер мәйданга җыйды. Әлеге тантаналы чарада редакция коллегиясе вәкилләре һәм партнер оешмалар да катнашты.

Очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков журналлар эшчәнлеген югары бәяләде. Ул әлеге басмаларның республикада мәгариф үсешенә, шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте, редакция коллективына киләчәктә дә уңышлар теләде.

Журналларның баш мөхәррире Гөлүсә Закирова ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясады, басмаларның эчтәлеге һәм төп тематик юнәлешләре турында сөйләде.

Чараның төп кунаклары — журнал тышлыкларында сурәтләнгән мөгаллимнәр һәм гаиләләр булды. Аларның катнашуы белем бирү системасында мөгаллим, гаилә һәм матбугатның үзара бәйләнештә эшләвенең мөһимлеген күрсәтте. «Мәгариф» журналы педагогик казанышларны, алдынгы белем бирү тәҗрибәсен яктыртса, «Гаилә һәм мәктәп» журналы милли тәрбиягә нигезләнгән гаилә кыйммәтләрен пропагандалый.

Очрашуда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә катнашты.

Чара кысаларында редакцияләрнең еллык эшчәнлеге бәяләнде, уртак проектлар искә алынды, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен партнерларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова «Мәгариф» журналының заманча һәм файдалы мәгълүмат чыганагы булуын ассызыклап, журнал коллективына рәхмәт белдерде.

— Басмада күтәрелгән темалар мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрне вакытында яктырта. БДИ, һөнәри бәйгеләр,  конкурс нигезләмәләре турында мәгълүмат журнал укучыларына оператив рәвештә җиткерелә, — диде ул.

Әлеге очрашу мөгаллимнәр, гаиләләр һәм матбугат вәкилләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгытып, киләчәккә яңа бурычлар билгеләү өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ