Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” журналының февраль ае саны Менделеевск районының эш тәҗрибәсенә багышлана!

Соңгы елларда биредә уңай якка үзгәрешләр күзәтелә, еш кына төрле чаралар уза.

Узган ел купол формасындагы “Атмосфера” арт-киңлегенә нигез салсалар, әле күптән түгел генә «Менделеевск үзәне» балалар һәм яшүсмерләр үзәге һәм шулай ук мәктәп укучылары өчен кече фәннәр академиясе ачылды. Әлеге җирлекнең эш тәҗрибәсе хакында район башлыгы Радмир Беляев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәис Нәҗипов белән әңгәмәдән укып белә алырсыз. 

Шулай ук журналда Менделеевск районы мөгаллимнәренең иң яхшы дәрес эшкәртмәләре дә урын алган. 

Балтач районының Карадуган авылындагы Б. Зыятдинов исемендәге гимназия турындагы язма да һәркемгә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. 

Моннан тыш, яңа санда математикадан Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре һәм методик киңәшләр белән дә танышырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Фото: Расиха Фаизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ