«Мәгариф»кә багышланган гомер
«Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире булып эшләүче Таһир Сабирҗановны 1985 елдан бирле беләм. Минем институт бетереп кайтып, Түбән Ушма мәктәбендә эшләп йөргән чак. Ул елларда укытучыларны, ...
«Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире булып эшләүче Таһир Сабирҗановны 1985 елдан бирле беләм. Минем институт бетереп кайтып, Түбән Ушма мәктәбендә эшләп йөргән чак. Ул елларда укытучыларны, комбайннарга утыртып, басуга урып җыюга чыгаралар иде. Басуда эшләп йөрим шулай, камыллар өстеннән бер егет килә. Минем турыга җиткәч, кулын изәп, туктарга әйтә миңа. Комбайнымны тормозга куйдым да җиргә төштем. Елмаеп, кулын сузды бу . Район газетасыннан мин, ди, яшь уракчылар турында мәкалә язарга командировкага килдем, ди. Шуннан киттек танышып. Таһир абыйның да журналист ролендә беренче көне икән, ә мин аның беренче “герое”. Җүнле генә мәкалә язып чыгарды минем турыда.
Шул елдан бирлеТаһир әфәнде белән арабыз өзелмәде. Тормыш булгач, бик күп кешеләр белән эш итәргә туры килде. Кайберләре бер көнлек , кайберләре бер еллыклары да булды.Алар белән аралар ераклануга, рухи бәйләнеш тә юкка чыга. Ә Таһир абый белән алай түгел, ул аралар суынуга юл куймый, ниндидер күренмәс җепләр белән үзеннән ерагаерга бирми. Күңеле яхшы аның, һәрвакыт ярдәм итәргә, әйбәт киңәшләрен бирергә әзер тора.
Астыртынлык, явызлык юк аның күңелендә. Монысы шәхси сыйфатлары булса, эшлекле сыйфатлары да бик уңай аның.Укытучылар журналы булган «Мәгариф»не Таһир абыйдан башка күз алдына да китереп булмый кебек. Журналда бастыру өчен мәкалә әзерләсәң, иң беренче ул Таһир абыйның таләпчән каләме аша уза. Ул, шунда ук автор белән элемтәгә кереп, җитешмәгән җирләрен төзәтергә, өстәмәләр кертергә күрсәтмәләр бирә, өстәмә мәгълүматлар сорап ала. Алай да барып чыкмаса, кытыршы җирләрен үзе көйләп куя. Бөтен өлкәдән белемле шәхес ул. Коллегалары арасында да хөрмәте зур аның. Аннан киңәш сорыйлар, “безнең энциклопедия” дип шаяртканнарын да ишеткәнем булды. Редакция хезмәткәрләре белән районнарга чыгып күчмә, конференцияләр уздыру, мәктәпләрдә күренекле шәхесләр белән очрашулар оештыруның да инициаторы Таһир Әюп улы иде. Булды шундый заман, кайбер акыллы башлар әлеге басманы ябу турында да уйландылар. Таһир әфәнде ул вакытта да, амбразурага каплангандай, әлеге кара фикергә каршы чыкты, укытучыларның бердәнбер булган басмасын саклап калуга үзеннән зур өлеш кертте. Нәтиҗәсе дә яхшы, журналыбыз әле бүген дә исән! Таһир Сабирҗанов кебек фидакярләр булганда яшәр әле ул.
16 октябрьдә Таһир әфәнденең гомер бәйрәме – аңа 67 тула. Аны бик сөенеп бу бәйрәме белән котлыйбыз, шатлык-куанычлар белән тулган алдагы көннәр, зур иҗади уңышлар, гаиләсендә иминлек, күңел тынычлыгы телибез.

Ринат Хәйруллин,
Мамадыш, Урта Кирмән
Комментарийлар