Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп эшкуарлары

Яңа уку елы башлану белән өченче тапкыр «Мәктәп бизнес-старты» республикакүләм проекты старт алды. Әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Татарстанның теләсә кайсы мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары катнашып, үз бизнес-идеяләрен тәкъдим итә, уңышка ирешкән эшкуарлар белән аралаша, үз эшеңне башлап җибәрү өчен кирәкле белем ала. Ел дәвамында эшләүче әлеге проектта катнашучылар саны узган уку елында 28 районнан 11 100 баланы тәшкил иткән.

          – Эшкуарларны икегә бүлеп карыйм: арзанга алып кыйбатка сатучылар һәм үзләре нидер җитештереп сатучылар. Безнең өчен икенчеләре аеруча кадерле. Балалар бизнес-план төзи, белем һәм тәҗрибә туплый, командада эшләргә өйрәнә. Проект азагында алар инде эшкуарлыкны һөнәр буларак аңлый. Җиңүчеләрне билгеләү май азагында билгелиләр, зур ярминкә оештырыла. Җиңүче өч команда Мәскәү шәһәренә экскурсиягә бара, – дип аңлатты проект җитәкчесе Елена Тихонова.
         Катнашу өчен гаризалар мәктәп командаларыннан кабул ителә. Киләсе ел өчен гаризаларны кабул итү өчен сылтама: https://vk.com/school_business_start?from=search

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ