Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышы эзләре

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнеп йөргән бу көннәрдә мәктәбебез музеенда Ватан сугышына караган  материалларны өйрәнү, барлау, тулыландыру актуаль булыр дип уйлыйм....

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнеп йөргән бу көннәрдә мәктәбебез музеенда Ватан сугышына караган  материалларны өйрәнү, барлау, тулыландыру актуаль булыр дип уйлыйм. Эзләнүләребез буш җирдә генә башланмады, билгеле. Моннан ике дистә еллап элек, әле Югары Кыерлы авылында мәктәп бар вакытта ук, укытучыларга Җиңүнең 60 еллык юбилей көннәре алдыннан,  өйләргә йөреп, кайсы гаиләдә сугышта катнашып, яу кырында ятып калган, исән-имин әйләнеп кайтып инде арабыздан  киткәннәрнең, әле ул вакытта исән-сау яшәп ятучыларның исемлеген өйрәнергә кушкан булганнар. Шулай итеп, шул вакыттагы укучылар көче белән күпмедер мәгълүмат тупланган булган. Менә шул эшне дәвам итәргә дип,  укытучы апа миңа мәгълүматлар язылган кәгазьләрен бирде. Шуларга өстәп, Үсәли мәктәбе музеендагы язмаларны барлап, шактый гына мәгълүмат туплый алдык.
Мәктәбебездә кечкенә генә музеебыз бар. Андагы материаллар, эчтәлегенә карап, берничә тематик бүлектә урын алган. Узган гасырның 50 нче елларындагы авыл өе күренеше, мәктәп тарихы, тормыш-көнкүреш әйберләре, агач һәм тимер эшләнмәләр, нумизматика, авыллар тарихы һәм, билгеле инде, Бөек Җиңүгә багышланган почмак.
Сугыш... Югалтулар... Ятим балалар... Тол хатыннар...
Бөек Ватан сугышына Үсәли авыл Советыннан 704 кеше фронтка китә. Сүзем менә шушы фронтовиклар хакында булыр.
Бүгенге көндә безнең авыл  җирлегенә 6 авыл керә: Үсәли, Берсут Сукачы, Югары Кыерлы, Владимир, Күк Чишмә (Ташлык) һәм Дружба посёлогы. Без шушы авылларның һәркайсыннан күпме кеше сугышка алынган, аларның ничәсе туган ягына кайту бәхетенә ирешкән, күпмесе яу кырында ятып калган, кемнәр орден-медальләр алган, кемнәр офицер, капитан булып хезмәт иткән булуын барлау, тулыландыру эшен башкардык.
Шушы авыллар арасыннан сугышка иң күп мобилизацияләнүчеләр Владимир авылыннан булган икән. Алар барлыгы 211 кеше. Шуларның 140 ы яу кырында ятып калган, 71е туган ягына әйләнеп кайткан. Югары Кыерлыдан 197 кеше китеп, 135 е кайта алмаган. Бары тик 62 кеше генә исән калган. Үсәли авылыннан 145 кеше китеп, 93 солдат һәлак булган, 52 фронтовик исән кайткан. Берсут Сукачыдан 98 кеше китеп, 62 се корбан булган, Күк Чишмә авылыннан 53 кеше китеп, 42 кеше әйләнеп кайтмаган, бары 11 е генә исән калган.
Дружба посёлогыннан сугышка алынучылар хакында мәгълүмат булмагач, аптырап калган идем. Ул хакта информацияне Интернеттан таптым. Урман эшкәртү участогы буларак, посёлокка 1948 елда гына нигез салынган икән. Кардон да, ул вакытта Үсәли авыл җирлегенә кергән башка авыллар кебек, Кызыл Йолдыз районы составында булган, ә 1970 елларда гына Мамадыш районына  кушылган.
Җыеп әйткәндә, Үсәли авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына барлыгы 704 кеше киткән булса, аларның 472 се чит җирләрдә башын салган. 232 якташыбыз туган ягыбызга әйләнеп кайта алган һәм төрле елларда мәрхүм булганнар. Һәр өч солдатның икесе һәлак булган дигән сүз бит бу.
Югарыда атап үтелгән биш авылда бүгенге көндә бер генә исән ветеран да калмады. Ә менә Дружба посёлогына (Кардон) эшкә дип килеп, шунда төпләнеп яшәгән 661 кеше арасында 28 сугыш ветераны булган. Хәзер инде посёлокта халык бик аз. Тик шулай да  бердәнбер ветераныбыз Миргазиз Ситдыйк улы Ситдыйков бүгенге көндә Дружба посёлогында яши. Ул 1925 елның 10 сентябрендә Балык Бистәсе районында туа. Аңа 16 яшь вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Миргазиз абый 1942 елда мобилизацияләнә. Ул Саратов шәһәрендәге 49 нчы укчылар әзерләү курсына җибәрелә. Аннары 1942 елның декабрь аенда 153 нче укчылар полкына фронтка озатыла. Украинаның Харьков шәһәре янындагы каты сугышларда ике тапкыр яралана. Өч ай дәваланганнан соң, тагын фронтка озатыла. Ул Украинаны, Польшаны азат итүдә катнаша, Берлинга кадәр барып җитә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен», «Германияне алган өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң туган ягына 1946 елда гына кайтуга ирешә. Төрле елларда Таҗикстан якларында яшәп, шахталарда эшләп, туган ягына әйләнеп кайта һәм бүгенге көнгә кадәр Дружба посёлогында яши.
Сугыш вакытында якташларымның нинди хәрби дәрәҗәдә хезмәт итүләрен дә беләсем килде минем. Лейтенант, капитан, офицер дәрәҗәләрендә хезмәт итүче якташларыбыз да булган икән. Менә алар:  минем карт бабам – Мостафин Таеп Мостафа улы – лейтенант, Югары Кыерлыдан, Пасыев Николай Владимирович – капитан, Владимирдан, Саркиев Павел Степанович – капитан, Владимирдан.
Тагын унлап сугышчыбыз сержант, өлкән сержант булган.
Курск сугышында катнашкан якташларыбыз аерым игътибарга лаек. Андыйлар – Үсәли җирлегеннән бишәү. Кече лейтенант, Үсәли авылы егете Шакиров Сабирҗан Шакир улы взвод командиры булып хезмәт итә һәм батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Владимир авылыннан булган Глухов Николай Васильевич шулай ук Кызыл Йолдыз ордены, ә Шиһапов Әхкам Шиһап улы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Үсәли авыл җирлегеннән яу кырына киткән якташларым арасында, төрле  сугышларда  катнашып, төрле  илләрне, шәһәрләрне алуда күрсәткән батырлыклары өчен төрле орден һәм медальләргә лаек булган батырларыбыз да шактый.
III дәрәҗә «Дан ордены» кавалерларыбыз икәү:
Фәсхиев Әхкам Фәсхи улы – Югары Кыерлыдан,
Аксаков Яков Алексеевич – Владимир авылыннан.
 «Ватан сугышы» орденына ия булучылар – 71:
Берсут-Сукачыдан – 5,
Югары Кыерлыдан – 22,
Үсәлидән – 22,
Владимирдан – 15,
Күк Чишмәдән – 7.
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүчеләр – 4:
Югары Кыерлыдан – 1 (Хәнәфи Фазлый улы Фазлыев),
Дружба посёлогыннан – 1 (Миргазиз Ситдыйк улы Ситдыйков),
Үсәлидән – 3 (Фәйзрахман Исмәгыйль улы Исмәгыйлев, Нурмөхәммәт Мәгъсүм улы Мәгъсүмов, Сабирҗан Шакир улы Шакиров),
Владимирдан – 1 (Николай Васильевич Глухов).
«За боевые заслуги» медале иясе
Берсут Сукачыдан – 1 (Габдрахман Хуҗа улы Хуҗин).
«Германияне җиңгән өчен» медале ияләре:
Югары Кыерлыдан – 3 (Мөхәммәтхан Гыйлемхан улы Гыйлемханов, Габделәхәт Газиз улы Газизов, Хисаметдин Имами улы Имамиев),
Үсәлидән – 2 (Гыйлемхан Ахун улы Ахунов, Закир Мисбах улы Мисбахов),
Дружба посёлогыннан1 (Миргазиз Ситдыйк улы Ситдыйков).
«За отвагу» медале белән бүләкләнүчеләр:
Күк Чишмәдән – 1 (Хәсән Талип улы Талипов),
Югары Кыерлыдан – 3 (Фазыл Сабирҗан улы Сабирҗанов, Сабирҗан Дәүләтша улы Дәүләтшин, Мансур Хафиз улы Хафизов),
Дружба посёлогыннан – 1 (Миргазиз Ситдыйк улы Ситдиков),
Владимирдан – 4 (Дмитрий Александрович Дунаев, Иван Егорович Корчагин, Семён Петрович Юзеев, Алексей Васильевич Кириллов),
Үсәлидән – 2 (Фәйзрахман Исмәгыйль улы Исмәгыйлев, Әхкам Шиһап улы Шиһапов).
«Японияне җиңгән өчен» медален алучылар
Владимирдан – 3 (Иван Егорович Корчагин, Николай Тимофеевич Петров, Валентин Александрович Иванов),
Үсәлидән – 2 (Халик Гариф улы Гарипов, Гафият Гатаулла улы Гатауллин),
Югары Кыерлыдан – 1 (Надырша Дәүләтша улы Дәүләтшин).
«Кенигсбергны алган өчен» медале алучы: Павел Васильевич Тупаев.
«Ленинград оборонасы өчен» медале иясе: Михаил Порфирьевич Афанасьев.
Эзләнүләр дәвам итү. Әле кызыксындырган әйберләр бу гына түгел. Әле әйтер сүзләр булыр!
Дилә МОСТАФИНА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укучысы
Әнисә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе музее мөдире, фәнни җитәкче 
музей (1)  Презентация

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ