Мәктәп республикасы Президенты
Мин президент каршында утырам. Совет районының 167 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле гомуми урта белем бирү мәктәбе республикасының президенты, яңа технологияләр дөньясы буыны вәкиле Кәрим Төхфәт...
Мин президент каршында утырам. Совет районының 167 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле гомуми урта белем бирү мәктәбе республикасының президенты, яңа технологияләр дөньясы буыны вәкиле Кәрим Төхфәтуллин белән гәп корабыз. 8 нче сыйныфта гына укыса да, Кәримнең карашы җитди һәм гамьле. Мәктәп укучыларының мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауны сайлау платформасы итеп билгеләгән кыю фикерле егет яшерен тавыш бирү юлы белән мәктәп президенты итеп сайлап куелган. Президент – мәктәп укучылары үзидарәсенең иң югары хакиме. Ул уку йортында төрле чаралар уздыру, балаларның укудагы активлыкларын арттыру, ялларын фән белән бәйләп оештыру, җәмәгать эшләрендә иң актив катнашкан укучыларны бүләкләү турында карарлар кабул итә. Президент карарын бары тик мәктәп директоры гына үзгәртергә хокуклы. Әмма дәрес вакытында президент та гап-гади укучыга әйләнә.
«ТЕЛӘКЛӘР ӘРҖӘСЕ»НДӘ – ЯШЕРЕН ҮТЕНЕЧЛӘР
Кәримнең актив егет икәнлеге аның күз карашыннан ук сизелеп тора. Алар бик тә җанлы һәм җете, йә сүзләреңнең дөреслегеннән шөбһә эзләгәндәй, гипноз көче белән йөзеңә төбәлә, йә сиңа ниндидер сер әйтергә теләгәндәй, дивардагы бер ноктага туктала. Сиңа иң самими, иң ихлас сүзләрне әйтәсе килүе шул җанлы күз карашыннан ук аңлашылып тора. Иң элек ул үзенең республикасы турында сөйләде.
– Мәктәптә 1300 гә якын укучы белем ала, – диде ул. – Безгә 70 тән артык укытучы-педагог аң-белем, тәрбия бирә. Мәктәп республикасы хакимият-уен моделе генә булса да, без аның кануннары буенча идарә итүнең оештыру, социаль-психологик, коллектив белән эшләү алымнарына, төгәллеккә, демократик һәм гуманитар тәртип кагыйдәләренә өйрәнәбез. Үзидарә формасы буларак, республика министрлыклары мәктәп тормышында актив катнаша. Нәтиҗәле
эшләү өчен 5 министрлык оештырдык. Алар – мәгариф, мәдәният, хезмәт, тәртип саклау һәм мәгълүмат министрлыклары. Республика эшендә әти-әниләр аеруча теләп катнаша. Арада хокук саклау оешмалары, бизнес вәкилләре, тармак җитәкчеләре дә бар. Алар, безгә төрле киңәшләр биреп, республикабыз тормышын кызыклырак ко-
рырга ярдәм итәләр. Менә мәктәп диварына үзидарәнең «Теләкләр әрҗәсе»н элеп куйдык. Анда укучылар үзләренең ялларын, сыйныфтан тыш эшләрен тагын да мәгънәлерәк итүгә кагылышлы үтенечләрен язып салалар. Министрлар белән киңәшкәннән соң көн кадагына кагылганнарын, башкару мөмкинлекләребезгә карап, укытучыларга, директорга яки ата-аналарга бүлеп бирәм. Үзебез башкарырдайлары да чиктән ашкан. Соңгы арада килгән хатларның күбесе укучыларыбызның Украинадагы махсус хәрби операциягә киткән әтиләре һәм абыйлары турында. Арада исән кайтканнар, әле дә хезмәт итүчеләр, башларын салучылар турында язылганнары да бар. «Сугышчан дан» музеена барысының да тормыш юллары турында мәгълүмат туплыйбыз, фотолар белән баетабыз. Алар турында хәрби бәйрәмнәрдә музыкаль сценарийлар әзерлибез.
КЕМ УЛ КӘРИМ?
Кәримгә президент булып сайланырга нинди сыйфатлар ярдәм иткән соң? Соравымны егеткә бирсәм дә, әңгәмәбезнең шаһитлары булган өйдәгеләрнең берсе, үсмернең 6 нчы сыйныфта укучы сеңлесе Самирә сүз «элмәген» һавада очканда ук «эләктереп» алды.
– Кәрим, күңел күзе белән димме, бөтен нәрсәне алдан күрә белә. Үзидарәдә булачак чаралар турында сөйләшкән минутларда ук, Кәрим аны ничек үткәрәсен һәм башкарып чыгасын уйлап куйган була инде, – дип, тиз генә әңгәмәгә үк кушылып китте. – Ул бөтен нәрсәне алдан тоя. Җитешмәгәнне дә тиз күреп ала. Эштән курыкмый, шунлыктан аңа бөтен киртәләр җиңел бирелә. Анда лидерлык сыйфаты көчле.
Самирә шунда ук абыйсының күркәм фигылен яктырткан бер мисал да китерде. Бервакыт шулай мәктәптә бөтен балалар Яңа елга әзерләнеп йөргән. Мондый көннәрдә кем җырларга, кем биергә, кем клоун яки урман иясе булырга әзерләнә. Күмәк чаралардан беркайчан читтә калмаган, шигырьләр сөйләргә, биергә яраткан сәхнә түрендә күбәләктәй бөтерелүче кыз да Кыш бабайга үз бүләген әзерли.
Шул вакытта Кәримнәрнең сыйныф җитәкчесе Роза ханым Зиннәтуллина:
– Их, Яңа ел чыршысы тирәли үзебезнең татар Кыш бабае белән татар Кар кызы да балаларны котлап йөрсә, күңелләр күтәрелер иде! – дип, саф татарча сөйләшкән зур гәүдәле, озын буйлы Кәримгә Кыш бабай булырга тәкъдим ясый. Кәрим бу мөмкинлекне шатланып кабул итә һәм Кыш бабай ролен бик оста башкарып чыга. Шул елдан бирле Кәрим үз сыйныфының гына түгел, мәктәп хәтле мәктәпнең үз татар Кыш бабае булып чыгыш ясый башлый.
Мәктәптә төрле музыкаль чаралар да еш үткәрелеп тора. Кәрим мәктәптә узган һәр татар кичәсенең музыка режиссёры дип әйтсәк тә буладыр. Бер генә бәйрәм дә аннан башка узмый, милли моңнарыбызны яңгыратырга, көйләр куярга һәрвакыт аны чакыралар. Бусын да йөрәге кушканга өйрәнә егет. Базадагы һәр көйне нинди урында кулланырга кирәклеген яхшы белә. Һәр җыр ачкыч кебек, йөрәккә май булып ята, милли бормалар яңгыраганда иңнәргә канатлар үскәндәй тоела. Моны миңа егетнең сеңлесе Самирә сөйләде.
– Аңа Ходай, нинди заманда яшәргә туры киләчәген белеп, туганда ук тормыштагы авырлыкларны җиңеп үтәр өчен көрәш рухы биргән,– ди ул, абыйсы белән горурланып. – Мәктәп президенты итеп сайлангач та, ул беренче эше итеп балаларның бердәм мәктәп формасыннан йөрүен таләп итеп куйды. Президент сүзен өлкәннәр дә хуплап чыкты. «Киемнең бердәйлеге фикер берлегенә дә этәргеч бирә, – ди Кәрим. – Ә безнең төп максатыбыз – бергә яну, бергә тырышып уку». – «Абыйның көндәлегендә дә бер генә «дүртле» бар, калганнары гел «бишле» – бусы Самирә сүзләре.
ТАМЫРЫНДА КӨРӘШЧЕ КАНЫ
– Сезнең Кәрим спортта да көрәшче түгелме соң әле? – дип сорап куйдым, көрәш хакында сүз чыккач. Соравым гади кызыксынудан гына иде. Әмма юраганым юш килгән икән. Әлеге соравым әңгәмәгә балаларның әнисе Энҗе ханымның кушылуына сәбәпче булды.
– Эзенә бастыгыз, – диде ул, елмаеп. – Кәрим көрәшчеләр нәселеннән. Әтисе – күп тапкырлар Балык Бистәсе районының Биектау авылы һәм тирә-як авылларның Сабан туе батыры.
Әнисенең әтисе, Кәримнең бабасы Салихҗан да егет чагында күп тапкырлар иңбашына Сабан туе тәкәләре салган. Алар – авылы белән көрәшче халык. Туганнан туган абыйсы Илмир Төхфәтуллин татарча көрәш буенча 4 тапкыр дөнья чемпионы хәтта! Ул Татарстанның көрәшчеләр бизмәнендә беренче урында тора. Тамырында шундый батырлар каны агып та, ничек итеп көрәшчеләр юлыннан китмәсен инде ул Кәрим. Җәен авылга кайткан саен, Сабан туе көрәшендә катнашмый калганы юк. Бер кайтуында бабасына: «Мин дә Илмир абый кебек чемпион булачакмын», – дип ант иткән. Кәрим кечкенәдән көрәшне яратты. Үзем эшләгән 67 нче татарча тәрбия бирүче балалар бакчасына килүгә, айкидо көрәшенә язылды. Бик яратып йөрде. Мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда, сөякләре ныгыганчы, йөзү белән шөгыльләнде. 5–7 нче сыйныфларда яңадан көрәшкә тотынды. «Ак Бүре» спорт комплексында тренер Дамир Булатов кул астында бик яратып ирекле көрәш алымнарын үзләштерде. Узган көз аңа әтисе: «Ак Барс» көрәш сараенда 5 нче сыйныфта укучы малайларны татарча көрәш секциясенә туплыйлар, барып карамыйсыңмы? – дигәч, «барам» дигәнче үк сикереп торды. «Алабыз, синдә көрәш усаллыгы бар», – дигәннәр аңа тренерлар. Үзе беренче сменада укый, көрәш төштән соң, 15 сәгатьтә башлана. Укуыннан кайткач, тиз генә ашап эчә дә «Ак Барс»ка китә. Совет районының Рәшит Ваһапов урамыннан Казансу елгасы ярында урнашкан көрәш сараена кадәр бер сәгать барырга кирәк. Кайвакыт, өйдә булганда, әтисе дә алып бара. Күнегүләр атнасына 5 тапкыр уза. Бер генә көн дә калдырганы юк. Уенда гел көрәш кенә аның. Ул дөнья чемпионы булырга әзерләнә.
– Болай татарча саф чиста сөйләшергә кайда өйрәндең, – дип сорыйм Кәримнән, аның мәгънәле сүзләренә сокланып.
– Дөресен әйткәндә, Ирек абый, без гаиләдә туганнан бирле гел туган телебездә генә сөйләшәбез, – диде ул, ике дә уйламыйча. – Аннары ел да җәйләрен авылга, бабай белән әби янына кайтам. Бабайларым ярдәмендә дә татар теленең матурлыгын тоярга өйрәндем. «Ак Бүре»дә дә көрәшче татар малайлары арасында туган телдә сөйләштек. «Ак Барс»та да гел татарча аралашабыз. Татар көрәше әнә шулай телебезне сакларга да ярдәм итә.
Көндәлегемдәге «дүртле» дә рус теленнән генә бит минем шуңа күрә. Әмма аңа бер дә гарьләнмим. Шушы туган телемне яратканга мәктәп рес-
публикасы президенты итеп сайладылар бит инде. Югыйсә сигез көндәшем арасында хәтта шәп укучы кызлар да бар иде. Сайлау дүрт турга барып җитте, гадел узды. Барыбызны да «чәч төбенә» кадәр тикшерделәр. Мәктәп директоры Марат абый Заһидуллинга хәтле: «Кәрим энем, синең президент булып сайлануыңны бик тә те-
лим», – дип әйтүдән уза алмады. Сайлау президиумында җитди кешеләр утырды. Мәктәп директоры, урынбасарлар, укытучылар. Максатыма ирешүдә туган телем ярдәм итте миңа.
Машалла, энем! Барлык балалар да ул ярдәмне тоеп яшәсә иде.

Ирек НИГЪМӘТИ
Фото Кәрим Төхфәтуллин архивыннан
Комментарийлар