Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары суык көннәр аркасында дәресләргә бармаска мөмкин

Әгәр һава температурасы -25 градустан түбән булса, укучы балалар мәктәпкә барырга тиешме? Татарстанда каты салкыннар көтелү сәбәпле, ата-аналарны шул сорау борчый.Казанның Мәгариф идарәсендә аңлатулар...

Әгәр һава температурасы -25 градустан түбән булса, укучы балалар мәктәпкә барырга тиешме? Татарстанда каты салкыннар көтелү сәбәпле, ата-аналарны шул сорау борчый.
Казанның Мәгариф идарәсендә аңлатуларынча, башлангыч сыйныф укучылары 25 градус салкынлык булган очракта, дәресләргә бармаска мөмкин. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары, һава температурасы  -27 градуска кадәр төшсә,  укулар шулай ук кичектерәләчәк. Югары сыйныф укучылары -32 градус салкында дәресләрне калдырырга була.
Идарә җитәкчесе Ирек Ризванов: «Мәктәп директорлары, салкын көннәрдә өйдә калыргамы  һәм укырга барыргамы икәнлеген үзләре хәл итәчәк. Еш кына балалар мәктәпкә һава температурасына карамастан киләләр яки ата-аналарның аларны калдырырга кешеләре юк – моның өчен дежур сыйныфлар эшли, анда дәресләр гадәти режимда уза», – дип сөйләде бу мәсьәлә буенча.

Шулай ук ачы салкыннарда балаларга шәһәрдән читкә чыкмаска, өйдә калырга киңәш итәләр идарәдә.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ