Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары көзен 12 көн ял итәчәк

2026/2027 уку елында чирекләр буенча белем алучы мәктәп укучылары көз көне 12 көн ял итәчәк. Бу кышкы ял вакытыннан бер көнгә күбрәк.

Көзге ял 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр дәвам итә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә һәм ул ял көне булганлыктан, укучылар өчен ял көннәре саны 12 гә җитә.

Кышкы каникул 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда балалар 11 көн ял итә.

Яңа уку елы 2026 елның 1 сентябрендә башлана һәм 2027 елның 26 маенда тәмамлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ