Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәпкә юл» пилот проекты башлануы турында игълан ителде

Казан Мэры Илсур Метшин «Мәктәпкә юл» пилот проекты башлануы турында игълан итте.

«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында Казан мэры Илсур Метшин «Мәктәпкә юл» пилот проекты башлануы турында игълан итте. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен белем бирү учреждениеләренә бару маршрутларында куркынычсыз һәм уңайлы мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәр башлыгы район башлыкларына проектны киләсе елда сынау режимында эшләтеп җибәрергә кушты.

«Мәктәпкә юл» проектының төп идеясе – үсеп килүче буынны аларның көндәлек маршрутын проектлау процессына җәлеп итү. «Мәктәпкә юл» проектының баш архитекторы, «ФА-САД» студиясенә нигез салучы һәм педагог, Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы Валерий Салихов сүзләренчә, мәктәп маршрутларын төзекләндергәндә, укучыларның яшен исәпкә алу мөһим. Мәсәлән, кече сыйныф укучылары мөстәкыйль түгел, шуңа күрә алар өчен истә калырлык юллар булдырырга кирәк. Урта мәктәп укучыларында төрле юл киртәләре кызыксыну уятачак, ә югары сыйныф укучыларының мәктәп маршруты рациональ рәвештә тикшерелергә тиеш. Шул ук вакытта идеяләрне балалар үзләре тәкъдим итә ала, мәктәпләрдә иң яхшы кече архитектура формалары, арт-объектлар, навигация элементлары, дизайн элементларына һ.б. конкурслар оештыру җитә. Шулай итеп, архитекторларның профессиональ мохите үсеп килүче буын фикерен исәпкә ала алачак.

«Асылда, без проект эшчәнлеге белән түгел, ә социологик тикшеренү белән шөгыльләнәбез. Болар барысы бергә зур, глобаль проектка әверелә – бөтен мәгънә шунда. Безнең төп максатыбыз – «Мәктәпкә юл» мисалында катнаш проектлауга балаларны җәлеп итү мөмкинлеген күрсәтү», – дип сөйләде ул.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ