Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләр укучыларның рус телен белү дәрәҗәсенә диагностика үткәрә алачак

Белем бирү оешмалары укучыларның рус телен белү дәрәҗәсен диагностикалау мөмкинлеге алачак, аның нәтиҗәләре уку планын формалаштырганда кулланылачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов "Рус т...


Белем бирү оешмалары укучыларның рус телен белү дәрәҗәсен диагностикалау мөмкинлеге алачак, аның нәтиҗәләре уку планын формалаштырганда кулланылачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов "Рус телен саклау, яклау һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте: торышы, проблемалары һәм чишү юллары" темасы буенча парламент тыңлауларында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко дәүләт һәм җәмгыять рус телен сакларга һәм бөтен дөньяда яңгырасын өчен бөтен көчен куярга тиеш дип ассызыклады.



Федерация Советы Рәисе "Россия укытучысы чит илдә" проекты алга таба үсүен, киңәюен  дәвам итүенә игътибарын  юнәлтте. Алты ел эчендә ул үз чикләрен киңәйтергә һәм җиде илне колачларга өлгергән, ә быелдан башлап Һиндстанда гамәлгә ашырыла. Ул аны системалы нигездә, Евразия континентында гына түгел, Африка, Латин Америкасы дәүләтләрендә дә үстерергә кирәк, дип өстәде.
Татар-информ




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ