Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш балалары эзтабар язучыбызны искә алды

Тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, аларның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә ар...

Тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, аларның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә армый-талмый эшләгән якташыбыз Шаһинур ага Мостафинның арабыздан китүенә дә бүген ике ел. Ул үзенең остазлары Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Самат Шакир, Шамил Рәкыйповлар юнәлеш биргән үтә авыр, әмма бик тә игелекле, изге шөгыльне уңышлы төстә дәвам иттерде.

Үзе арабыздан китсә дә, аның якты исеме күңелләрдән һич тә җуелмый. Безнең Урта Кирмән урта мәктәбе укучыларының да көтеп алынган кунагы иде ул. Туган нигезе Арташка кайткан вакытта мәктәпкә сугылмыйча калмый иде. Үзенең яңалыклары, эш планнары, башкаладагы тормыш турында сөйләр иде. Алай гына да түгел, очрашуларга үзе белән бергә башка бик күп күренекле шәхесләрне алып кайтып, укучыларга алар белән аралашу мөмкинлеге тудыра иде.


Шаһинур Сафа улының гомере өзелгән көнне мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар, язучыга багышлап эшләнгән күргәзмә янына җыелып, тагын бер кат аның тормыш юлына, иҗатына багышланган әңгәмәдә катнаштылар. Соңыннан Арташ авылы зиратына барып, якташ әдибебезнең каберенә чәчәкләр салдылар, тирә-ягын тәртипкә китерделәр.

 

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Минзәләдә театр Сабан туе

18 июньдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабан туе уздырыла. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Биредә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак.Бәйрәм театраль дип аталса...

Минзәләдә театр Сабан туе
18 июньдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабан туе уздырыла. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Биредә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак.
Бәйрәм театраль дип аталса да, анда Сабантуйның бөтен уеннары: милли көрәш, гер күтәрү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башкалар үткәрелә. Шулай ук конкурстан тыш балалар уеннары да уздырылачак.
Сабантуй программасында 13 төрле ярыш үткәрү каралган. Быел ярышлар исемлегенә волейбол уены да кертелгән. Билгеле, ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Сабантуй батырына исә тәкә биреләчәк. Ә Сабантуйның төп бүләге – автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак. Шулай итеп, башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк Сабантуй батырына түгел, ә театрга бирелә.
Актёрлар Сабан туенда кунак булып һәркем катнаша ала. Тамашачыларга Татарстан театрлары артистларының концерты әзерләнә. Шулай ук Минзәлә шәһәре һәм районы иҗат коллективлары чыгышлары көтелә.
Театраль Сабантуйны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә республиканың Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры оештыра, дип хәбәр итә К.Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ