Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш районында – татар балалары лагере

Мамадыш районы республикабызның күпмилләтле төбәге санала. Татарлардан тыш, русы, керәшене, удмурты, мари миләтеннән булганнар, бер-берсенең телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итеп, дустанә гомер кичерә....

Мамадыш районы республикабызның күпмилләтле төбәге санала. Татарлардан тыш, русы, керәшене, удмурты, мари миләтеннән булганнар, бер-берсенең телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итеп, дустанә гомер кичерә. Әле үз татарларын гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендәге татар милләтеннән булганнарның да рухи ихтыяҗын кайгыртып. Әйтик, бу көннәрдә районның «Кама» сәламәтләндерү лагере базасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар милләтеннән булган балаларның ике атналык сменасы бара. «Нурлы алан» дигән әлеге төбәкара сменада Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында, иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаган 12 – 17 яшьлек татар телле балалар ял итә анда. Алар Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Ульяновск, Магнитогорск калаларыннан, Киров һәм Чиләбе өлкәләреннән, шулай ук республикабызның Мамадыш, Кукмара, Алабуга, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Әтнә, Апас, Ютазы, Яңа Чишмә районнарыннан.
Биредә ял итүче балалар өчен төрле күңел ачу чаралары, спорт ярышлары… каралган. Әйтик, алар арасында флешмоблар, «Интуиция» дигән шоу, «Стартинейджер» исемле кичке программа, уеннар һәм конкурслар бар. Кыскасы, чит төбәкләрдә сибелеп яшәгән татар балалары ике атна дәвамында татар рухын тоеп, татар булулары белән горурланып яшәячәкләр.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ