Логотип Магариф уку
Цитата:

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды

2023 елның 7 ноябрендә  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге бишенче Республикакүләм театр сәнгате өлкәсендә казанышлар өчен премия тапшыру тантанасы узды,...

2023 елның 7 ноябрендә  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге бишенче Республикакүләм театр сәнгате өлкәсендә казанышлар өчен премия тапшыру тантанасы узды, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат үзәге.
Бу премия 2014 елда гамәлгә куелды. Бүләк Татарстан Республикасында профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә ике елга бер тапшырыла.
Быел бу премия Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевкә, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗевкә һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе, драматург, режиссёр Илгиз Зәйниевкә бирелде.
Премияне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ