Мәчет үз чишмәсен ача
Тиздэн Казанның Азино-1 микрорайонындагы “Гаилә” мәчете биләмәсендә чишмә ачылачак. Дөрес, чишмә дип әйтүләре символик рәвештә генә, чөнки ул үзе тибеп-бәреп чыккан түгел, ә бораулап алынган...
Тиздэн Казанның Азино-1 микрорайонындагы “Гаилә” мәчете биләмәсендә чишмә ачылачак.
Дөрес, чишмә дип әйтүләре символик рәвештә генә, чөнки ул үзе тибеп-бәреп чыккан түгел, ә бораулап алынган су. Хәер, ничек кенә булмасын, мәчетнең нияте изге - халыкны артезиан суы белән тәэмин итү. Чишмә дип аталуының тагын бер сере шулдыр: су сату өчен чыгарылмый, аны теләгән һәркем килеп ала алачак. Нәкъ чишмәдән алган кебек. Аллаһы Тәгалә мөселман кардәшләребезнең мондый изге эшләрен дәвамлы кылсын иде. Амин!
Комментарийлар