"Мәгариф" журналы - Апас һәм Кайбыч районнарында (ФОТО)
4 апрель көнне “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары хезмәткәрләре мөгаллимнәр белән очрашуларда катнашты.Апас район, Апас районы Каратун мәктәбе һәм Кайбыч район мәктәпләрендә узган җылы очрашу...
4 апрель көнне “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары хезмәткәрләре мөгаллимнәр белән очрашуларда катнашты.
Апас район, Апас районы Каратун мәктәбе һәм Кайбыч район мәктәпләрендә узган җылы очрашуларның төп максаты – журнал укучыларын борчыган темаларны барлау, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләренә карата фикер алышу иде. Мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханына карата үз фикерләрен белдерде, шулай ук Сингапур укыту системасы, бүгенге авыл мәгарифенең проблемалы өлкәләре турында фикер алышынды.
Очрашулардан фотосурәтләрне http://vk.com/album245622334_192448848 адресы буенча карап була.
Комментарийлар