Милләттәшебез – сынауларда сынмаган Осман ага
Осман ага Измайлов белән Кырым ярымутравының үзәгендә урнашкан Симферополь, борынгыча Ак Мәчет шәһәренең төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булган Кебир җәмигъ мәчетендә (1508) таныштык.
Дөресрәге, иртәнге сәгать белән ах-ух килеп, иске таш мәчетнең агачтан хасиятләп эшләнгән эчке бизәлешенә сокланып йөргән мәл иде. Күз икенче каттагы тәрәзәләрнең берсенә төшмәгән булса, ян бакчада баскычка менеп, төче чия җыеп ятучы бу агайны абайламый да китәсе булганбыздыр. Без чыкканда да үз эше белән мәшгуль иде әле ул. Шул арада Ходай биргән мондый бәрәкәтне бүлешү фарыз, сезгә дә ризык булсын дип, без – мосафирларга да буе белән ике ботак чия кисеп бирде. Юкка гына муллык хуҗаның юмартлыгын сынау өчен бирелә димибез инде. Мәмрәп пешкән җимешнең самый җыяр чагы икән.
Безнең белән бер үк вакытта биек таш койманың урам ягыннан узып баручы кыз балага да өлеш чыкты. «Кирәкмәс иде. Агач әрәм була бит», – диюебезне айга-вайга куймыйча, «Миңа барыбер сирәкләргә кирәк булачак аларны», – дип, кыставын белде бакчачы. Ишегалдындагы эскәмияләр янына атладык. Осман ага да төшеп безнең янга утырды. Сүз иярә сүз чыгып, сөйләшеп киттек.
– Бездә мәчетләр күп. Монысы иске мәчет. Моннан ерак кына түгел, 4–5 ел элек салынган зур яңа мәчет тә бар. Анысында уку бүлмәләре дә каралган. Мөселман кешесенә мәчет булган җирдә төпләнеп калса яхшы, – дип сүзен дәвам итте яңа танышыбыз.
Баксаң, ихатадагы кеше биеклеге булып шау чәчәктә утырган аллы-гөлле роза куакларын да соңгы җиде елда шушы җитмешен түгәрәкләп килүче какча гәүдәле агай карап-тәрбияләп тора икән. Дөрес, бирегә эшкә урнашканда, аңа син бакчаны карарсың, диюче булмаган. Үзе тотынган-тиешенчә дөрес итеп киселмәгән куаклар да киселгән, суын да даими сибеп торган. Әле дә: «Күңелемә ямансу булып киткәндә бакчадагы үсемлекләр янына киләм дә, аларга нәрсә җитмәгәнен күреп, ни дә булса эшли башлыйм. Нәселдән килә торган мәхәббәт инде ул», – дип аңлата ул моны. Мондый эшкә кулың яту гына аз шул, табигать баласы булуың да, аны аңлавың да кирәктер. Гомумән, бу – Кырым татарларына хас сыйфат. Юкса бүген дә, машина-машина балчык сатып алып, таш кыя өстендә гөлбакча үстерерләр идеме алар? «Кырымда чын хуҗаларча тәртип урнаштырыйм дисәң, Кырым татарларын тулысынча үз Ватаннарына кайтарып утыртырга кирәк. Алар мондагы су юлларының тәртибен дә, җиләк-җимеш, гомумән, бакча үстерүнең дә рәтен белә», – дигән сүзне Кырымда узган бер атна эчендә берничә тапкыр ишетергә туры килде. Хактыр. Без йөреп кайтканның соңында, Кырымдагы көчле яңгырлар аркасында булган су басулар бу хакта тагын бер кат уйланырга этәрде. Агачларны төпләү, корылмаларны дөрес утыртмау өчен табигать шулай үч ала сыман.
«Тувгъан тиль, догъмуш тиль» диләр биредә
Нәсел тамырлары Кырымнан булса да, тумышы белән Үзбәкстаннан булып чыкты танышыбыз. Кышлакта әбисе янында үскән бала икән. Аңлашыла. 1944 елда туган илгә хыянәт итүдә, оккупантлар белән хезмәттәшлектә нахакка гаепләнеп, туган җирләреннән сөрелгән Кырым татарлары дәвамчыларының берсе
ул – яңа танышыбыз.
– Депортация безнең мәдәниятебезгә, телебезгә бик зур зыян салды, – дип башлады ул ачы хәсрәткә төрелгән сүзен. – Кызганыч, хәзер гаиләләрдә дә үзебезнең кырымтатар телендә түгел, башлыча рус телендә сөйләшәләр. Без мәктәптә укыганда, үзбәк теле керде. Үзбәк телен мин инде болай да белә, андагылардан һич кенә кайтыш сөйләшми идем. Шуңа да карамастан ни өчен безгә үзебезнең туган кырымтатар теле укытмыйлар дип үзбәк телен укудан баш тарттым, –дип сөйли ул. – Чөнки туган телемне ипи-тозлык кына беләм, әдәби телдә сөйләшә башласалар, мин әйтелгәннәрнең мәгънәсенә төшенеп җитә алмыйча югалып кала идем. Кодрәтемнән килсә, шәхсән үзем балаларга туган тел өйрәтүне иң элек үз телебездә мультфильмнар күрсәтүдән башлар идем. Тәрҗемә, белән булса да, мәгънәсен тотып алырлар иде. Бу гына да аз билгеле. Телне өйрәнер өчен даирә кирәк. Безнең әти-әниләр чорында, белемең булса, җитәкче постларны биләргә дә мөмкин иде. Әмма бит аларны ул заманда – узган гасырның 60–70 нче елларына кадәр институтларга кабул итмәделәр. Хрущёв «җепшеге» вакытында ала башладылар, әле анда да бөтен уку йортларына да түгел. Сез «Хайтарма» (сүз Qaytarma — «Возвращение» — режиссёр Әхтәм Сәйтаблаевның 2013 елда чыккан кырымтатар халкына багышланган хәрби-тарихи драматик нәфис фильмы турында бара. – Ред.) дигән фильмны карадыгызмы? Ул чорлардагы бөтен дөреслекне күрсәтәм дисәң, күп серияле фильм төшерергә кирәк булыр иде...
Гаепсездән гаеплеләр
1941 елдан 1944 елга кадәр фашистлар оккупациясендә яшәргә һәм көрәшергә мәҗбүр булып, ахырдан нахакка рәнҗетелгән Кырым татарларының күргәннәрен язып, күрсәтеп бетерерлек кенә микән соң? Сүзебез үзеннән-үзе депортация китергән михнәтләргә күчә. Осман ага исә – ул мәхшәрләр хакында әбиләренең сөйләшкәннәрен тыңлап үскән буын вәкиле.
– Күз яшьләре белән сугарылган ул хатирәләрне әле дә онытасым юк. Алар куркыныч төш сыман минем бәгыремә сеңгән. ...Әбием ничек итеп өйгә бәреп керүләре, приклад белән төрткәләп куып чыгарулары турында еш искә ала иде. Шул арада ул үзе белән нәрсә алырга өлгергән дисез? Әбиемнең өйдән алып чыккан бердәнбер әйбере Коръән китабы була. Әле ярый әнинең берничә кисәк метрлы ситсы алырга башына килгән. Бары шуның бәрабәренә генә ачлыктан котылып кала алганнар. Безнекеләрне, мал вагоннарына төяп, Үзбәкстанга озатканнар.
Ни эчәргә су, ни бәдрәф, ни суларга һава дигәндәй... Кемдер, поезд туктаган арада, су алырга дип төшеп вагонга утырырга соңга калган икән, аны шунда ук атканнар. Карт кешеме ул, сабыймы, карап тормаганнар. «Хайтарма» фильмына керсә дә, әлеге хакыйкатьнең тузан кадәрлесе генә кергәндер. Тозлы балык биреп, суга тилмертү дә, берсе дә калмаган. Депортация вакытында бер авылны – комлы яр буендагы балыкчылар авылы халкын алып китәргә өлгермиләр. Оныталар. 18 май көн була ул. Ә 19 май көнне барысын да, иске баржага төяп, диңгез уртасына алып кереп батыралар. Тулы бер авылны... Осман ага сөйләгәннәр күз алдына килеп баса да бугазга төер тыгыла. Кырым татарларының оккупантлар белән хезмәттәшлеген кире кагарлык дәлилләрне җитәрлек китерергә булыр иде. Дөреслекне алга сөргәннәргә шуларның берсе генә дә җитеп торыр. Партизаннарга ярдәмнәре өчен гитлерчылар Кырым ярымутравындагы 150 авылның 127 сен яндырган, шулардан 105 есе – Кырым татары авылы. Әлеге тоташ ут аркасында
39 089 кеше йорт-җирсез калса, 5 меңгә якыны һәлак була. Шул ук вакытта партизаннарга ярдәм иткән өчен күпме кешене атып, яндырып үтергәннәр.
Бу уңайдан каләмдәшебез, «Йолдыз» журналының баш мөхәррире Диләвер Османның «Кырым татарлары: яла һәм чынбарлык» дигән язмасына (2017 ел) кабат-кабат күз салам. Аның белән берничә тапкыр телефоннан аралашсак та, җитди сәбәпләр аркасында үзе белән очраша алмадык.
«Фронтка мобилизацияләнгән Кырым татарларының саны турында әлегәчә төгәл мәгълүмат юк. Милли хәрәкәт документларында 60 меңләп кеше күрсәтелә. Кырымтатар халкының хәрәкәттәге армиягә алынмаган 19 проценттан артыграк өлеше гитлерчыларга каршы партизан урманнарында һәм яшерен оешмаларда (подпольеда) көрәшүе дә, хәтта легендар разведчик-партизан Бәкер Османов башы өчен немец командованиесе 100 мең рейхсмарка күләмендә бүләк билгеләве дә мәгълүм, – дип яза журналист. – Кырымтатар партизаннары турында мәгълүмат яшерелгән һәм фальсификацияләнгән, хәтта матбугат сәхифәләренә һәм мемуар әдәбиятка үтеп кергән исемнәре дә партизаннарның Кырым татары булуын яшерү өчен бозылган. Төгәл исемнәре мәгълүм булса да, кайсы «дядя Володя», кайсысы Ася булып кына калган. Хакимият патриотлар исемен Кырым халкыннан шулай аңлы рәвештә яшерә. Юкса «хыянәтче Кырым татарлары» турында уйдырмага хилафлык килер иде... Ул чактагы вакыйгаларның чын дөресен торгызу өчен, әлегәчә яшеренлек грифы алынмаган архивларны ачарга кирәк».
– Тагын нинди хакыйкать турында сөйләргә? – ди әнә Осман ага да. Сугыштан соңгы елларда туса да, хыянәтче дигән яманатны аңа да үз җилкәсендә күтәрергә туры килгән. Көннең көнендә малай-шалай «сатлык җан» дип үртәсен әле сине. Сугышмас җиреңнән сугышырсың. Гаепсезгә елап утыру егет эшеме?! Үзләрен сыендырган Үзбәкстанны сагынып сөйләр хатирәләре дә юк түгел. Аныңча, «Иң тәмле күмәч Сәмәркандта. Элек тә, хәзер дә шулай. Андагы көлчәгә тиң ипи дөньяда юк!»
Үз өеңдә үз көең булса гына...
– Кырымга бөтен туганнарыгыз да кайтып беттеме? Әби-бабаларыгызның туфрагына аяк басканнан соң, әти-әниләрегезнең нигезенә кабат бардыгызмы? Йортлары сакланган идеме? Кайту белән эшкә урнаша алдыгызмы? – дип, бер-бер артлы сораулар яудырабыз Осман агага.
Исәннәрнең шактые кайткан икән. Тик кайткач та прописка ала алмый изаланулар булган. Османның бәхетеннән Первомай районының Войково авылында, нәкъ менә аның кебек, үз эшен белә торган монтёр кирәк чак була. Ничек кирәк алай, авыл советыннан белешмә алып, иң башта шунда урнашкан Осман.
– Әмма минем анда өй аласым, төпләнәсем килмәде. Чөнки үзем күрмәсәм дә, әбиләрнең сөйләве буенча биредәге һәр елганың, һәр тыкрыкның, һәр тауның үз исеме барын белә идем... Әнине үзләренең йортына алып бардым. Юлда аның хәле кинәт кенә начарланды. Күрәсең, хатирәләре яңаргандыр – дерелди, калтырана ук башлады. Тизрәк Бакчасарайдагы туганы янына алып кайтып киттек. Әтием Бэкир белән дә шундый ук хәл булды. Иң аянычы: без әти-әниләребезнең төп нигезләренә аяк баса алмадык, дөрес-
рәге, анда безне кертмәделәр. Кызганыч, кайчандыр карап, буяп, сылап, агартып торган йортлар, һәр карыш җирендә нәрсәдер үскән бакчалар ташландык хәлгә калган, – ди авыр сулап әңгәмәдәшебез.
...Нишлисең, 30 нчы елларның «репрессияләнү тегермәненә» эләгеп, бирегә эшче көч буларак китерелгән кешеләр яшәп кала ул йортларда. Әйе, «беркая чыкмаска» дип кул куйдырып китерелгән кешеләр. Күрәсең, читтән мәҗбүриләп китертеп утырт-
кан халык, үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, дип яши биргән. Андый мисаллар – капкасыннан кеше кереп-чыгып йөрсә дә, түбәсе тишек йортлар, аунап-түнеп яткан коймалар үзебезгә дә еш очрады. «Без монда йортлар сатып алып яши башлаганда, ихатадан унар машина чүп чыгара торган идек. Алардан соң пычракны күп көрәдек», – дип, юкка гына әйтми бит инде Осман ага.
Балалар шикәр, оныклар бал икән
Язмыш дигәнең шактый сынаган булып чыкты Османны.
– Кайтканнан соң, 1990–1991 елларда биредәге буш җирләргә – беренче 500 участокка килеп утырдык, – дип сөйли ул. –
Монда бит җир юк диярлек – кыя, таш, известь. Узган ел 30 тонна балчык алдым. Бер кузов җир 16 мең сум. Ел да шулай сатып алабыз. Гөлләр, агачлар утыртабыз. Аның каравы матурлык күзләрне иркәли, онык-
лар куана. Әйтсәм көләрсез инде: өч хатыннан алты кыз, тугыз оныгым бар. Аерылышсак та, балалар үзара аралашып яши. Кайсысы Мәскәүдә, кайсысы Петербургта. Аларның үз дөньялары – аяк-куллары белән андагы тормышка бәйләнгәннәр. Мин, бәлкем, элегрәк аңлап та бетермәгәнмендер. Шулкадәр балаларың булу ул – бәхет эше. Яши-яши шуны аңлыйсың: балалар – шикәр, оныклар бал икән, – дип, Осман ага ләззәтләнеп оныкларының исемнәрен атый, – Арзы, Әминә, Ләйлә, Эвилена, Әдия...
Менә бит ничек, әниләре рус милләтеннән булсалар да, балаларына милли исемнәр биргән икән бит Осман аганың кызлары.
– Өч хатын – бу, сезнеңчә, шәрык традицияләренә тугрылык булдымы, әллә яшь хатын алган саен, улыгыз тууын теләдегезме?
– Мин сезнең бөтен сорауларыгызга да җавап бирдем шикелле, – дип, ихлас елмая Осман ага. – Рөхсәт итсәгез, бу сорауны җавапсыз калдырыр идем...
Юк, болай да күңелемне актардыгыз дип киная белдерүе түгел иде аның. Киресенчә, сөйләшеп сүзләр дә бетмәде дигәндәй, кәгазь алып кулыбызга үзе яшәгән йорт адресын язып тоттырды. Кабат хәбәрләшкәнгәчә сау булыгыз, Осман ага!
Расиха ФАИЗОВА
Фото: Сюмбель ТАИШЕВА
Комментарийлар