Логотип Магариф уку
Цитата:

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гариза кабул ителә

7 яшьтән 17 яшькәчә балалар өчен оештырылган «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды.

Татарстанның яшь аниматорларын һәм кинематографистларын бер мәйданга җыючы фестиваль ике номинация буенча катнашырга чакыра: «Татар телендә анимацион фильмнар», «Татар телендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар». Конкурс таләпләре буенча,  анимацион фильмнар   гореф-гадәтләргә тугрылык, халык авыз иҗаты һәм социаль әһәмияткә ия булырга тиеш. 

Катнашучылардан төрле техникада башкарылган эшләр кабул ителә. Пластилин һәм кәгазь анимациясе белән бергә заманча графика белән эшләнгән эшләр турында сүз бара. Кинофестиваль җиңүчеләренә акчалата бүләкләр каралган. Кинофестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.    

Гаризалар  2024 елның 1 августыннан 2024 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Икенче этап – сайлап алу туры  2024 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр бара. Конкурсның финал өлеше 7 декабрьдә «Мир» кинотеатрында үтәчәк, дип планлаштырыла.

Бәйге турында  бәйгенең рәсми төркеме – Детский кинофестиваль "Милли мультFest" (vk.com)  аша танышырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ