Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли музейда әниләр көне

ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 26 нчы ноябрьдә биредә «Музей в подарок Маме!» дигән бәйрәм программасы узачак. Бу көнне әниләр 18 яшькә кадәрге балалары белән музейга һәм аның филиалла...

ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 26 нчы ноябрьдә биредә «Музей в подарок Маме!» дигән бәйрәм программасы узачак. Бу көнне әниләр 18 яшькә кадәрге балалары белән музейга һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.
11:00 дә «Отношения с мамой как индикатор нашего истинного счастья» дигән лекция башлана. Спикер буларак психолог Елена Перова чыгыш ясаячак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
12:00 дә кунаклар өчен классик инструменталь музыка концерты башлана. Тамашачылар алдында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе укучылары, укытучы Ольга Маковская классы чыгыш ясаячак.
«Ханбикәдән Азат хатынга кадәр: татар мәдәниятендә хатын-кыз тарихы» дигән экскурсия-дискуссия 14:00 гә планлаштырылган. Анда Казанның Идел буе Болгарыннан совет Татарстанына кадәр булган танылган хатын-кызлары турында сөйләячәкләр. Катнашыр өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ