Милли ризыкларга – ГОСТ
2026 елның 1 гыйнварыннан чәкчәк әзерләүгә ГОСТ стандартлары кертелде. Росстандартта аңлатуларында, милли ризыкның үзенчәлекәрен саклау максаты күздә тотылган.
Республикабызның барлык пешекчеләре өчен төп китап – Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары». ГОСТ белән бу китаптагы рецепт арасында аерма зур түгел анысы: данлыклы пешекче камыр кисәкчекләрен эрбет чикләвеге зурлыгында ясаса, ГОСТ кагыйдәләре диаметры 1 смдан, озынлыгы 5 смдан зуррак булмасын ди. Төп аерма – ингредиентларда. Юныс ага бары тик натураль, өй шартларында булдырылган чималны кулланса, ГОСТ буенча, күпләп җитештерүгә яраклаштырып, бу исемлекне зурайтканнар.
Ә безнең оста пешекчеләребез милли ризыкларны ГОСТ буенча түгел, ә әбиләребездән килгән ысуллар буенча ясый.
«Кош теле»
Лилия КЫЯМОВА,
Теләче мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары
Кирәкле әйберләр:
– 2 йомырка бөтенләе белән;
– 4 йомырканың сарысы;
– аз гына тоз;
– он;
– бизәү өчен шикәр пудрасы.
Әзерләү:
Савытка йомыркаларны салабыз, тоз сибәбез. Чәнечке белән акрын гына болгатабыз. Аннан аз-азлап он өстибез. Онның күләмен чама белән алабыз. Камырны пластилин кебек төерләрсез, кулга ябышмаслык итеп басабыз. Камыр уйнап торырга тиеш. Әзер булгач, 10–15 минутка «ял иттерәбез». Әлеге камырны өч яки ике кисәккә бүләбез. Җәябез. Махсус кош теле кискече белән, кош телләре ясап кисәбез. Мин үзем барлык җәемнәрне дә кисеп бетергәч кенә пешерә башлыйм. Алай уңайлырак.
Пешерү өчен сыек майның сыйфатлысын алырга тырышыгыз. Аның 1/4 өлешен калын савытка салып, газ өстенә утыртабыз. Май җылынгач, кош телләрен пешерә башлыйбыз. Пешергән кош телләрен салфетка өстенә куеп барабыз. Табынга чыгарганда, өстенә шикәр пудрасы сибеп бизибез.
Автор фотосы





Комментарийлар