Логотип Магариф уку
Цитата:

Минзәләдә театр Сабан туе

18 июньдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабан туе уздырыла. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Биредә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак.Бәйрәм театраль дип аталса...

18 июньдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабан туе уздырыла. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Биредә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак.
Бәйрәм театраль дип аталса да, анда Сабантуйның бөтен уеннары: милли көрәш, гер күтәрү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башкалар үткәрелә. Шулай ук конкурстан тыш балалар уеннары да уздырылачак.
Сабантуй программасында 13 төрле ярыш үткәрү каралган. Быел ярышлар исемлегенә волейбол уены да кертелгән. Билгеле, ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Сабантуй батырына исә тәкә биреләчәк. Ә Сабантуйның төп бүләге – автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак. Шулай итеп, башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк Сабантуй батырына түгел, ә театрга бирелә.
Актёрлар Сабан туенда кунак булып һәркем катнаша ала. Тамашачыларга Татарстан театрлары артистларының концерты әзерләнә. Шулай ук Минзәлә шәһәре һәм районы иҗат коллективлары чыгышлары көтелә.
Театраль Сабантуйны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә республиканың Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры оештыра, дип хәбәр итә К.Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Кабан күле буенда «Ярмәк вагы»н биергә өйрәттеләр

2  июньдә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге сезоны бию мастер-классыннан башланды. Беренче дәрескә 500 кеше килде, алар «Ярмәк вагы» татар биюен өйрәнделәр.Мастер-класс...

Кабан күле буенда «Ярмәк вагы»н биергә өйрәттеләр
2  июньдә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге сезоны бию мастер-классыннан башланды. Беренче дәрескә 500 кеше килде, алар «Ярмәк вагы» татар биюен өйрәнделәр.
Мастер-класс әлеге биюгә багышланган перформанстан башланды, анда халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, халык биюе хореографы Сәидә Миннебаева һәм фламенко бию остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина катнашты. Шуннан соң ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, телевизион бию тамашасында катнашучы, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Рамазан Җамалетдинов уздырган дәрес булды.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты ярдәмендә без татар биюенең төрлелеген күрсәтергә телибез. Шуңа күрә без Самара өлкәсенең Ярмәк авылында барлыкка килгән ритмик биюне тәкъдим иттек», – дип аңлатты С.Миннебаева һәм «Ярмәк вагы»ның килеп чыгышы турында үз риваятьләре булуын, аның хәрәкәтләре традицион татар биюеннән аерылып торуын билгеләп үтте.
Бу биюне безгә Самара өлкәсе Ярмәк авылының «Ак каен» фольклор ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин өйрәтте. Без әлеге биюне зур сәхнәгә чыгарырга булдык», - дип сөйләде В.Уткин. Аның сүзләренә караганда, барлык профессиональ биючеләр дә бу биюне дөрес башкара алмый, бу аның катлаулылыгы һәм башкарган вакытта тыпырдату кирәклеге белән бәйле. Хәтта өч минут эчендә дә аяклар нык арый: зур физик түземлек кирәк. «Концертларда «Ярмәк вагы»н башкарабыз, тамашачылар аны бик җылы кабул итә, бу безнең ансамбльнең визит карточкасы», - дип уртаклашты балет артисты.
Р.Җамалетдинов фикеренчә, «Ярмәк вагы»н заманчалаштыру биюне популярлаштыруга ярдәм итәчәк. «Иң мөһиме – ата-бабаларыбыз традицияләрен саклап калу һәм аларны киләсе буынга тапшыру. Без моның өчен тырышабыз», - дип ассызыклады «Казан» ансамбленең әйдәп баручы солисты.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын массалар сәнгате,  дип атады: «Кешеләр бу чараны көтте: быел бирегә махсус килгән кешеләр күп. Казан халкын бер зур мәйданда җыю, татар телен, татар биюен тантана итү – безнең өчен зур шатлык. Самара өлкәсендә туып үскән кызның бу чарада катнашуы, аның мастер-класс турындагы ихлас тәэсирләре – бәяләп бетергесез күренеш. Болар барысы да безнең фольклорны саклауга үз өлешебезне кертүебез турында сөйли», - диде ул.
Өйрәтү гитарачы Айдар Габдрәхимов һәм баянчы Рөстәм Шәфигуллин башкаруындагы тере музыка белән үрелеп барды, перкуссиядә Эрик Марковский уйнады.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган татар телендәге спорт һәм иҗат дәресләрен берләштерә. Мастер-класслар июньнән сентябрьгә кадәр үткәреләчәк. Киләсе мастер-класс 15  июньдә Кабан күле яр буенда узачак, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең матбугат үзәге. Биредә теләгән һәркемне чечетка биергә өйрәтәчәкләр. Проект чаралары бушлай уздырыла.
https://kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ