Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөгаллимнәр әйдәманы

Татарда «Май чүлмәге тышыннан билгеле» дигән әйтем бар. Түбән Камадагы 31 нче урта мәктәп статусы буенча рус телле булгач, күңелемдә биредә газиз туган телебезгә карата үгисетебрәк карашка тап булмабы...

Татарда «Май чүлмәге тышыннан билгеле» дигән әйтем бар. Түбән Камадагы 31 нче урта мәктәп статусы буенча рус телле булгач, күңелемдә биредә газиз туган телебезгә карата үгисетебрәк карашка тап булмабызмы дигән шик бар иде. Тик безне халкыбызга гына хас үтә кунакчыллык күрсәтеп каршылаган мәктәп директоры Рәшит Госман улы Галиәхмәтов белән әңгәмәбезгә аның методик эшләр буенча урынбасары Эльза Данияз кызы Бәдгыеваның, сәхнә осталарын да көнләштерердәй итеп, Тукай телендә кушылып китүенә сокланмыйча булдыра алмадым. Рус мохите шартларында эшләп тә үз туган телеңнең сөйләм сөрешен, тәмен тоеп яшәргә була икән бит. Таныша төшкәч, тагын шунысы да ачыкланды: Эльза ханым әле директор урынбасары булуы өстенә, мәктәптә әллә ничаклы җаваплы вазифаларны җигелеп тартучы эш аты, әйдәман да икән. Бу урында аларга артык басым ясамыйча, дустанә әңгәмәбезгә керешик. Сүз сөрешебез барышында үзегез үк Эльза Данияз кызының күпкырлы мөгаллимә, яшь мөгаллимнәрнең тәҗрибәле остазы булуын абайларсыз.

Татар телен өйрәнүгә кызыктыру
– Эльза ханым, 28 ел гомерегезне яшь буынга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүгә, шуның 13 елын башлангыч сыйныфлардагы рус телле балаларга татар телен өйрәтүгә багышлаган мөгаллимә буларак әйтегез әле, укытучы, аеруча татар теле укытучысы һөнәрен сайлавыгызга нәрсә сәбәпче булды?
– Балачактан ук укытучы буласымны белдем. Белү генә түгел әле, башлангыч сыйныфларда укыганда ук әзерләнә башлавым бүген үзем өчен дә бик кызык. Ике баулы кәгазь папкам бар иде. Шунда дәрес биргәндә, укучыларыма күрсәтә-күрсәтә аңлатырмын дип төрле журналлардан кисеп, матур рәсемнәр туплап бардым. Урта сыйныфларда теләгемне һәм сәләтемне укытучыларым да сизеп алды. Рус теле һәм әдәбияты укытучым Лидия Михайловна шуңадыр: «Укытучы буласыңны беләм, әзерләнә тор», – дип, сыйныфташларымның дәфтәрләрен өйгә тикшерергә биреп җибәрә иде. Югарырак сыйныфлардагы класс җитәкчем Нурия Гариф кызы укытучы һөнәрен сайлавыма, иҗади үсешемә очар канат куючым булды. Укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен!
Түбән Камадагы 8 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныфын тәмамлауга үзебездәге педагогия училищесына укырга кердем. Соңгы курста укыганда, шәһәребездә укытучылар җитмәү сәбәпле, 28 нче урта мәктәпкә эшкә чакырып алдылар.
1 нче сыйныфтагы татар теле укытучысы авырып киткәнлектән, аның дәресләрен укыта башладым. Менә шунда күңелем башлангычларда татар теле укытуга тартылды да инде. Әле үземнең татар телем бик үк камил түгел иде, әйткән җөмләләрем «чыктым аркылы күпер» сымаграк: шәһәр җирендә туып үстем, рус мәктәбендә укыдым бит. Без укыган вакытта татар теле йә нулевой, йә җиденче дәрес була торган иде. Әти-әнием, чор таләбенә яраклашыптыр инде, күбрәк рус телен белдерергә тырышты. Әмма заман авырлыкларына бирешмичә, татар теленә мәхәббәт уята алган татар теле укытучыларыма әле дә рәхмәтләр укыйм. Ничектер, шул чактагы авырлыклар бүгенге көн татар теле һәм әдәбияты укытучылары күңелен бимазалаган проблемалар белән аваздаш сыман. Беренче укытучыларымның эш стилен үрнәк итеп алып, заман авырлыкларына буйсынмыйча, рус мохитендә үскән балаларны татар телен өйрәнүгә кызыктырам. Авылларга барып, концерт куеп йөрүләр, Түбән Кама сәхнәләрендә чыгыш ясаулар (бүләк иткән китапларны әле дә саклыйм) искә төшә. Әле дә бөек Тукай сабый чакта кичергән авырлыклары, Муса Җәлилнең геройлыгы турында сөйләгәндә, үз сөйләмемдә Рәхилә
Сәхап кызы белән Фирдәүсә Хәким кызы сөйләмнәрен таныйм. Шулхәтле йөрәккә үтеп керә торган иттереп сөйлиләр иде шул укытучыларым.
Чаллы дәүләт педагогия институтының педагогика һәм башлангыч мәктәпләр методикасы факультетының татар бүлегенә укырга кердем. Уку авыргарак туры килде. Алай да читтән торып укучы авыл яшьләре белән аралашу сөйләм телемне баетты. Шәһәребездә 31 нче урта мәктәп ачылуга, дус хезмәттәшләремә ияреп, яңа мәктәпкә күчтем.
Мәктәп тормышы белән яшим дисәм, дөресрәк булыр, башкарган хезмәтемне дә, балаларны да яратам... Хәер, мин генәме икән, хезмәттәшләрем дә шундый. Үзем биредә дәресләрнең, көннең үтеп киткәнен сизми калам. Балалар кабинеттан чыгып киткәннән соң, күңелемне тирән канәгатьлек хисе биләп ала.
Яраттыруда ярдәмче Шүрәле
– Татар баласына үз туган телен укытуны рус балаларына татар телен өйрәтү белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы кебек. Күпләр татар теле дәреслекләре катлаулы, укыту методикалары камил түгел, шунлыктан балаларны татар телен өйрәтү мең бәла дип зарланырга ярата. Сезнең мәктәптә, ни гаҗәп, күпме рус телле укучылар татар теле дәресләренә яратып йөри. Телне яраттыра белүегезнең берәр сихри рецепты бардыр, күрәсең?..
– Балалар бакчасыннан башлангыч сыйныфка беренче адымнарын ясаган балаларга белем, тәрбия бирүнең үз алымнары бар. Ул сөйләм телен үстерүдән, ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башлана, дәресләр баланы ялыктырмый торган һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Ә инде рус телле балаларны татар теленә өйрәтүнең төп максаты – аларда татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру. Беренче карашка, гади, бернинди кыенлыгы юк кебек. Укыта башлаган чорда төрле кыенлыкларга очрадым. Укучылардан хәтта: «Безгә татар телен өйрәнү нәрсәгә кирәк ул?» – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Чынлыкта, бу – ата-ана фикере, аларның: «Җәмгыятьтә татар теленең аралашу теле буларак кирәге юк», – дип әйтергә теләүләре иде. Татар телен өйрәнүне кирәк санамаган ата-ана баласына шундый фикерләрен сеңдерә, укучы үзенең беркатлылыгы белән аны безгә ирештерә. Кызганыч, әлбәттә, гаиләдә татар теленә мөнәсәбәт уңай булмаса, укытучының үзенә генә югары нәтиҗәгә ирешү бик кыен.
Шуңа да башлангыч сыйныф укучыларын татар теле дәресләре белән кызыктыру өчен күпсанлы чаралар кулланам. Күбесе – уен төрләре. Һәр уенның катгый шарты бар: уенда темага караган сүзләрне, җөмләләрне татарча әйтә белгән укучылар катнаша. Балалар узыша-узыша татар телен үзләштерә башлый: һәркайсының әлеге уенда катнашасы килә. Шуларның берничәсе турында әйтеп китәм.
Беренче дәрескә үк минем белән мәшһүр Тукаебызның «Шүрәле»се керә. Ул – балаларны куркыта торган, килбәтсез кыяфәтле зат түгел, әлбәттә, уенчык Шүрәле. Кулларына тотып карасыннар, кочакласыннар, үз итсеннәр, яратсыннар, дип, үзем бәйләп ясадым. «Шүрәле» русча сөйләшми, бары татарча гына сөйләшә белә. Ул безгә яңа, татар теленә генә хас булган авазларны, фразаларны дөрес әйтергә өйрәтә; балалар аның белән үзара сөйләшә... Шулай итеп, сөйләм күнекмәләрен камилләштерәләр. Дәресләремә үземә ярдәмгә «өченче зат»ны кертү хата булмады: дәресләр җанланды, балалар «Шүрәле»не яратып кабул иттеләр, дәрес саен көтеп алалар. Дәрестә тәртип ягын тоту өчен дә бу персонажның файдасын күрәм. Балалар шауламаска тырыша: «Шаулашсаң, икенче юлы Шүрәле килмәс», – дип, бер-берсенә кисәтү ясыйлар. Соңрак «Шүрәле»гә ярдәмгә әкият герое «Былтыр» килеп кушылды.
1 нче сыйныфта хәреф язылышында хаталар җибәрмәс өчен, Шүрәленең «Матур язу дәфтәре»н булдырдык.
Сүзлек дәфтәрләрендә эшләгәндә, яңа өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен язып кына түгел, кулдан рәсемнәр ясау яки иске журналлардан рәсемнәр кисеп ябыштыру ысулларын да еш кулланам. Бу эшне балалар әти-әниләре белән бергә башкара. Ул бер үк вакытта кызыктыру һәм сүзлек белән эшне җиңеләйтү чарасы да булып тора: башлангыч сыйныф укучысы онытылган татар сүзен рәсем буенча тизрәк таба. Әлеге дәфтәрләр белән 4 нче сыйныфка кадәр эшлибез.
Яңа лексиканы җиңелрәк үзләштерү өчен, «Серле тартма» уены да бик кызыклы. Төрле циклларда бер дәрес эчендә балаларга дүрттән алып унга кадәр яңа сүз өйрәнергә кирәк. Балалар өчен аларны ятлау юлы белән генә истә калдыру артык югары нәтиҗә бирми. «Серле тартма» уены исә образ белән сүз арасында бәйләнешне хәтердә калдырырга ярдәм итә.
Балалар уен барышында һәрбер яңа сүзне, технология таләп иткәнчә, кат-кат кабатлыйлар. Уенда һәрберсе катнашырга тели. Бу теләк яңа лексиканы үзләштерүгә зур этәргеч булып тора. Уеннар аша 1 нче сыйныф лексикасын уңышлы гына үзләштердек. Икенче сыйныфта, шул лексик базага нигезләнеп, грамматика бирелә.
Бу өлкәдә эш алымнарым Түбән Кама районы мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк тарафыннан бастырып чыгарылган «Рус телен белү – яхшы, татар телен өйрәнү – кирәк» дигән методик кулланмамда тулысынча чагылыш тапты.
Телевизордан дәрес һәм Рәхимов технологиясе
– Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә Сез әле үз мәктәбегез кысалары белән чикләнеп калмыйсыз. Бу җәһәттән, Түбән Кама телевидениесе белән хезмәттәшлек күпере салуыгызга ишарәләвем...
– Әйе, моннан берничә ел элек шәһәр телекомпаниясендә «Репетитор» дигән тапшыру булдырылды. Шәһәребезнең төрле фән укытучылары җирле телевидение экраныннан дәресләр оештырдылар. Татар теле укытучылары төркеменә мине дә чакырып алдылар. Иҗади төркем әзерләгән дәресләрнең максаты рус телле балаларда, ата-аналарда татар теленә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү, бу телне өйрәнүгә кызыксындыру уяту иде. Балаларга үз укытучыларын телевизордан күрү дәрестән дә тәэсирлерәк булды. Алар телевизион дәресләрне көтеп алдылар, бирелгән өй эшләрен дөрес итеп эшләргә һәм беренчеләрдән булып тапшырырга тырыштылар. Өй эшләрен гаилә белән бергәләп эшләүчеләр дә булды. Йомгаклау дәресендә иң актив катнашучыларга грамоталар була дигәч, тагын да җанланып эшли башладылар. «Репетитор» тапшыруында «Иң тырыш әни», «Иң актив гаилә», «Иң актив укучы» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге тапшыруларда, татар гаиләләреннән калышмыйча, рус, чуваш, таҗик, катнаш гаиләләр дә актив катнашты. Бу бүләкләрне бөтен мәктәп укучылары, ата-аналар алдында мәктәп директорыбыз Рәшит Госман улы Галиәхмәтов кулыннан алу җиңүче балаларга дәрт өстәде, киләчәктә татар телен яратып, үз итеп өйрәнергә зур этәргеч бирде.
– Һәр укытучының яратып куллана торган укыту методикасы, эш алымнары була. Татар теле серләренә төшендерүче мөгаллимә буларак Сез аларның кайсысына өстенлек бирәсез?
– Уку-укыту процессында һәр баланың педагог әйткәнне пассив тыңлаучы гына булып калмыйча, бәлки, инициативалы укучы буларак формалашуы мөһим. Безнең мәктәп башка уку йортларыннан күп еллар Әхмәт Рәхимов технологиясенә таянып уку-укыту белән аерыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, иҗади үсеш технологиясе тьюторы Рәфидә Әслах кызы Шәйхетдинова, коллективыбызга килеп, әлеге технологияне гамәлгә кертүгә күп көч куйды.
Профессор Әхмәт Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә багышланган хезмәтләре белән кызыксынып, аны адымлап гамәлдә кулланып, бераздан тулаем шул технология буенча укытуга күчтем.
Әлеге технологияне гамәлдә куллану өчен, аның төп шартын үтәргә киңәш итәр идем: балаларны төркемнәргә бүлеп утырту.
Дәрес өч этаптан тора, һәр этап – дүрт компоненттан.

  1. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы

  2. Өй эшен тикшерү.

  3. Белемнәрне тигезләү – яңа теманы үзләштерү алдыннан үткән дәрес темасы буенча бердәм старт позициясенә басу (балалар төркемнәрдә бер-берсенә булышалар).

  4. Уку мәсьәләсен кую. Төрле юллар белән уку мәсьәләсен балалардан әйттерәм.

  5. Үзбәя. Билге кую критерийлары белән балалар системалы рәвештә таныш.

  6. Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы


Уку максатына ирешү өчен укучылар белән берлектә яңа теманы өйрәнү алгоритмын төзү, ысулларын формалаштыру. Уку мәсьәләсен чишү өчен төп метод – эзләнү. Укучы алдында сүзлекләр, ярдәмлекләр. Укучылар белән барлык грамматик темаларны модельләргә салып, аерым дәфтәрләргә туплап бару һәм сөйләмдә файдалану. Технологиянең
традицион методикадан аермасы: укытучы әзер материал бирми, дәрестә эш вак-вак адымнарга бүленә. Һәр адымда төркемнәрдә фикер алышу, кабатлау, нәтиҗә чыгару һәм үзбәя кую компонентлары була.
III. Рефлексия. Үз-үзең белән сөйләшү
Рефлексив синтез яки рефлексив анализ алымы белән дәрес материалы кабатлана. Дәрескә үзбәя куела. Өй эше өч вариантта сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә.
Иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп укыту укучыларның эшчәнлеген үстерә, уку сыйфатын күтәрә. Технология авторы – профессор, академик Әхмәт Рәхимов мәктәбебездә булып, эшебездән бик канәгать калды. Шул юнәлеш буенча эшебезне дәвам итәбез.

Хезмәттәшләрем – дусларым
– Эльза ханым, Сез бит әле төп вазифасы дәресләр бирү белән чикләнгән гади укытучы гына түгел, Сез – мәктәпнең методик эшләренә җаваплы директор урынбасары, бер үк вакытта мәктәбегездәге методик берләшмәләрнең җитәкче-координаторы да. Бу җәһәттән, башка педагогларның эш тәҗрибәләре белән кызыксынасызмы, «алдынгы педагогик тәҗрибә – уртак хәзинә» принцибы мәктәбегездә ничегрәк тормышка ашырыла?
– Эшли башлаган елларымнан ук ветеран-укытучыларыбызга сокланам да, горурланам да. Алар – мәктәбебез традицияләренә нигез салучылар. Без, яңа буын җитәкчеләр, бу традицияләрне саклыйбыз һәм ныгытабыз.
Мәктәптә методик берләшмәләр эшли. Квалификация категориясен күтәрү, һөнәри бәйгеләрдә катнашу, педагогик осталык үстерү юлларына нигез салучы Энҗе Фатыйх кызы Закирова, соңрак аның эшен дәвам итүче Надежда Германовна Шандренкованың эш алымнары бүгенге көндә минем тарафтан дәвам ителә. Соңгы өч-дүрт елда педагогик кадрлар проблемасы бик тә актуаль. Бер бездә генә түгел бу. Шуңа да яңа килгән укытучыларны, яшь белгечләрне колач җәеп каршы алабыз. Шушы мәктәпне тәмамлап, югары педагогик белем алганнан соң, үзләренә гыйлем биргән уку йортына әйләнеп кайтучыларның булуы нык сөендерә. Безнең традицияләрдә тәрбияләнеп, аларны дәвам итүчеләр арасында Диләрә Мансур кызы Әхмәдишина, әйтик, бүгенге көндә мәктәптәге инглиз теле укытучылары берләшмәсен җитәкли.
Ел саен мәктәбебездә этномәдәни сыйныф ачыла. Күп еллар бездә милли мәсьәләләрнең куелышына җаваплы булып торган Лидия Хәмдегали кызы Садыйкова салган тәртипне әле дә саклыйбыз. Укучы татар балалары ана телендә тәрбия ала: бер татар спектаклен дә каратмыйча калдырмыйбыз. Укучылар катнашып җиңгән татар бәйгеләре дә бихисап. Башлангыч сыйныф укытучылары Резедә Галәветдин кызы Минһаҗева, Лилия Илсур кызы Гыймадиева, Алсу Мулланур кызы Баяновадан алган эстафета өлкән сыйныфларда уңышлы дәвам ителә. Сиринә Әсгать кызы Һадиева, Резедә Хәйдәр кызы Нәбиуллиналар ел да шәһәр күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада җиңүчеләр әзерлиләр. 36 еллык педагогик стажы булган Елизавета Павловна Фокеева – һәр эшебездә таяныч һәм киңәшче. Күп еллар буе иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләрем – үз эшләренең осталары, уку-укытуда үзләренә генә хас булган эш алымнарын кулланып, югары нәтиҗәләргә ирешкән мөхтәрәм педагоглар, шәһәребез күләмендә танылган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, көчле команда, иҗади төркем, хөрмәткә лаек укытучылар.
Укытуның югары нәтиҗәле булуындагы тагын бер серне ачыйм әле. Мәктәпнең төрле фән укытучылары үзара тәҗрибә уртаклашып яши. Шуның белән предметара бәйләнешне ныгытып барабыз. Моңа мәктәп ачылганнан бирле бергә укыткан башлангыч сыйныф укытучылары Основина Лариса Юрьевна, Яругина Валентина Николаевналарны мисал итеп китерер идем. Татар милләтеннән булмасалар да, алар безнең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, укыту алымнарын үз дәресләрендә бик теләп кулланалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берләшеп, укучыларны, тел, фольклор, тарих, сәнгать өлкәләренә кагылышлы юнәлешләрдә эзләнү эшләренә тартып, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштыралар. Бу эшне уңай санап юнәлешебезгә Энзилә Иншар кызы Гыйльмиева, бик өметле яшь белгеч Диләрә Фәрит кызы Сафина килеп кушылдылар. Гомуми 42 ел эш стажы булган китапханәчебез Татьяна Витальевна Карпованың да берләшеп эшләвенең нәтиҗәләре бик югары.
Мәктәп ачылганнан бирле башлангыч сыйныфларда укытучы Елена Александровна Губернаторова, инде өченче ел мәктәп директорының башлангыч мәктәп мәсьәләләренә җаваплы урынбасары вазифасын алып барып, бу юнәлештә шәһәрдәге иң мәртәбәле җитәкчеләр санына керә. Аның карамагындагы 20 башлангыч сыйныф укытучысыннан торган команда бер дулкында эшли.
Тәрбия эшенә җавап бирүче директор урынбасары Светлана Викторовна Бочкарева, кул астында эшләүче сыйныф җитәкчеләре арасында технология укытучысы Светлана Габделәхәт кызы Неустроева, математика укытучысы Елена Александровна Татаринова, башлангыч сыйныфлар укытучылары Галина Петровна Лебедева, Гүзәл Тәлгать кызы Йосыпова мәктәп һәм гаилә тырышлыгын берләштерүгә күп көч куялар. Аларның ата-аналар белән эш формалары – башкалар өчен өлге. Ата-аналар белән эш тәҗрибәләреннән чыгып, яшь хезмәттәшләребезгә: «Вакытыгызны кызганмагыз, укучыларыгызның ата-аналары белән аралашыгыз, уртак тел табарга тырышыгыз, дуслашыгыз», – дип киңәш итәр итәм. Ата-аналар укытучы белән бер сүздә булса, балалар белән эшләү укытучыга күпкә җиңел. Шуңа күрә сыйныф җитәкчесе булмасам да, директор урынбасары сыйфатында, һәрбер сыйныфның ата-аналар җыелышына кереп чыгышлар ясыйм. Сыйныфтан тыш чаралар, ачык дәресләр үткәрәбез, газеталарда, сайтта шуларны яктырткан мәкаләләр, язмалар, фотолар урнаштырабыз. Яхшы билгеләренә укучы, күркәм тәрбияле балаларның ата-аналарына Рәхмәт хатлары юллыйбыз.
Бүгенге көндә иң җаваплы, иң катлаулы бурыч булган БДИга әзерлек Ирина Анатольевна Бусова карамагында. Аның ныклы контрольлегендә укучыларны имтиханнарга әзерләүче рус һәм инглиз телләре, математика, тарих укытучылары эшли. Аларның эшләре авыр да, мактаулы да. Үзара дәресләргә йөрү, семинарларда, педагогик конференцияләрдә, тәҗрибә алу мәйданчыкларында актив катнашучылар арасында Татьяна Михайловна Кудряшова, Ландыш Миннемөхәммәт кызы Седова, яшь укытучыларның остазлары булган Венера Олег кызы Гыйрфанова, Ольга Владимировна Баргилевич белемнәрен дә, тәҗрибәләрен дә кызганмый.
Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә өченче буын белем стандартлары кертеләчәк. Методик берләшмәләребез бу уку елында норматив документларны өйрәнү, яңа укыту программалары булдыру белән мәшгуль. Бу эш методик остаханәләр эшчәнлеге аша оештырыла. Укытучыларыбыз, белем күтәрү курсларында укып, яңа белемнәр туплый.
Укытучы беренче көннәрдә үк укучының холкын, психологиясен тоемлый белергә, белемгә омтылышын, табигый сәләтен дөрес бәяләргә тиеш. Һәрбер укучыга шәхес итеп карау, аны кечкенә уңышлары өчен дә мактап җибәрү балага белем иленә керүгә зур этәргеч бирә. Мин үзем моны беркайчан да онытмыйм. Эшемдәге уңышларның яртысы шуңа бәйле.
Үзем укыткан сыйныфларда гына түгел, директор урынбасары буларак та мәхәббәтемне укытучыларыма кызганмыйча өләшәм. Укытучыларыбызның һәрберсен хөрмәт итәм, яратам. Безнең административ команда турында икенче гаиләм дип әйтә алам. Без – бер дулкында!
Таһир САБИРҖАНОВ

Альберт САБИР фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ