Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөселман мөгаллимнәре Бөтенроссия форумы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бинасында узачак (Программа)

26–27 октябрь көннәрендә Казанда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап, мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бө...

26–27 октябрь көннәрендә Казанда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап, мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумы узачак. Форум 2011 елдан башлап Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан үткәрелә. Конференция мәдрәсәнең  яңа корпусында үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Җыенда ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы кунаклары катнашачак.
Галимнәр, дин әһелләре, укытучылар һәм шәкертләр юбилей уңаеннан сафка баскан Россиянең иң борынгы мәдрәсәләренең берсендә матди-техник базаны күреп китәчәк, һәм шунда ук Татарстанда урта һәм югары һөнәри ислам мәгарифенең хәзерге торышы буенча фикер алышачак, “Мөхәммәдия” һәм башка мәдрәсәләр үсешендәге тарихи процессларны анализлый һәм бүгенге чынбарлыкка күчерә алачак. “Мөхәммәдия”, Иж-Бубый һәм “Хөсәения” мәдрәсәсе, Галимҗан хәзрәт Баруди, Вәлиулла хәзрәт Якупов – чыгыш ясаучылар борынгы мәдрәсәнең яңа биналарында әлеге һәм башка темаларны күтәрәчәкләр. Шулай ук Форум барышында мөгаллимнәрне татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар!” онлайн-платформасының эш нәтиҗәләре белән таныштырачаклар. 
Форумның программасы биредә.

Фәния Лотфууллина


 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ