Мөслимә Адиева: «Җиңүемне сиңа багышлыйм, туган телем»
Татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасы үзенең иң көчле катнашучыларын барлады. Быелгы бәйгенең Гран-при ияләре арасында Казан шәһәреннән Мөслимә Адиева да бар. Җиңүче укучының сүзләрендә туган телгә булган ихтирам һәм мәхәббәт ачык чагыла:
— Туган телем — әткәм-әнкәм теле, халкым теле. Бүген яулаган җиңүемне, ирешкән уңышларымны барысын да сине яратканга багышлыйм. Кадерле әти-әнием, хөрмәтле укытучыларым, газиз милләтем, Ватаным — туган тел аша биргән белем һәм тәрбиягез өчен сезнең алда баш иям. Киләчәктә ышанычыгызны акларга вәгъдә бирәм, — ди Мөслимә.
Аның бу чыгышы яшь буынның милли тамырларга тугрылыгын, телгә һәм мәдәнияткә сакчыл карашын тагын бер кат раслады. Халыкара дәрәҗәдәге әлеге җиңү — тырышлык, белем һәм туган телгә булган мәхәббәт нәтиҗәсе.





Комментарийлар