Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе старт алды

Бүген, 4 март, «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә старт бирелде.

Әлеге бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе,  «Гаилә һәм мәктәп» журналы, «Мөселманнар» газетасы, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан оештырыла.

Нәтиҗәләр Корбан гаете көнне – 27 майда ясалачак.

Төп бүләк – Гомрә хаҗына юллама. 

Нәсел тарихын өйрәнү нәрсәдән башлана?

Нәсел тарихын барларга теләүчеләргә иң элек әби-бабайларга, өлкән яшьтәге туганнарга мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Алар хәтерендә сакланган истәлекләр эзләнү эшенең ныклы нигезе булып тора. Кешенең кайчан һәм кайда тууы, кайчан вафат булуы, төгәл исем-фамилиясе кебек мәгълүматларны язып алу бик мөһим. Теләсә кайсы тикшеренү нәкъ менә шушы башлангыч мәгълүматлардан башлана.

Алга таба тупланган мәгълүматларны рәсми чыганаклар белән тулыландырырга мөмкин. Дәүләт архивлары, метрика дәфтәрләре, төрле теркәү документлары буыннар чылбырын торгызырга ярдәм итә. Шулай ук гаилә архивында сакланган иске фотолар, хатлар, документлар да зур кыйммәткә ия. Авыл зиратларындагы кабер ташлары һәм хуҗалык кенәгәләре дә файдалы чыганак булып тора.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ