Логотип Магариф уку
Цитата:

Ноябрьдә ничә көн ял итәчәгебез билгеле

Быел ноябрь бәйрәмнәре өстәмә ял көне хисабына озайтыла. 4 ноябрь (Халык бердәмлеге көне) быел пәнҗешәмбе көненә туры килү сәбәпле, җомга, 5 ноябрь дә эш көне булмый. Ә алга таба -...

Быел ноябрь бәйрәмнәре өстәмә ял көне хисабына озайтыла. 4 ноябрь (Халык бердәмлеге көне) быел пәнҗешәмбе көненә туры килү сәбәпле, җомга, 5 ноябрь дә эш көне булмый. Ә алга таба - шимбә һәм якшәмбе көннәре. Шулай итеп, россиялеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк.
Моннан тыш, гадәттә, алдагы, 3 ноябрьдә, чәршәмбе кыска эш көне булачак. «Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95нче маддәсендә турыдан — туры эшләми торган алдагы бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы 1 сәгатькә киметелә, диелә», — дип искә төшерде «Российская газета»га юридик фәннәр докторы Иван Соловьев.
Ноябрь башында планлаштырган россиялеләрнең ялы да артачак. «Шуны истә тотарга кирәк, закон буенча, бәйрәм көннәре ял вакытына туры килсә, ул аларның санынча озайтыла. Бу очракта бер көн», — дип билгеләп үтә юрист.  Теләсә кайсы көннәрдә, ял, бәйрәм булу-булмауга карамастан, эшли торган хезмәтләр бар. Болар — авария хезмәтләре, «ашыгыч ярдәм» бригадалары, полиция, табиблар, янгын сүндерүчеләр, шулай ук өзлексез производство предприятиеләре хезмәткәрләре.
«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт килешүендә эшләми торган бәйрәм көннәре өчен оклад теркәлгән кешеләр өстәмә компенсация алмаячак. Калганнары предприятиедән эш вакытыннан тыш эшләгән өчен түләү алырга мөмкин. Түләү тәртибе һәм шартлары хезмәт контрактында күрсәтелергә тиеш», — дип ачыклык кертте юрист.
«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ