Ольга Васильева президент итеп расланды
Россиянең элеккеге мәгариф министры Ольга Васильева эшчәнлеген яңа вазифада дәвам иттерәчәк.Премьер-министр Михаил Мишустин имзасы белән ул Россия мәгариф академиясенең президенты бу...
Россиянең элеккеге мәгариф министры Ольга Васильева эшчәнлеген яңа вазифада дәвам иттерәчәк.
Премьер-министр Михаил Мишустин имзасы белән ул Россия мәгариф академиясенең президенты буларак расланды. Ул бу дәрәҗәле урынга 30 июньдә сайланган иде. Мәгълүм булганча, Ольга Васильева министр кәнәфиендә 4 ел утырды, бу чорда мәгариф өлкәсендә шактый үзгәрешләр булды. Мәктәпләрдә туган телләр һәм фәннәрне милли телдә укыту-укытмау белән бәйле четерекле мәсьәләләрнең калкып чыгуы да шул чорга туры килә.
2020 елда министрлыктан эштән киткәч, экс-министр О. Васильева Россия мәгариф академиясенең попечительләр советы рәисе булып торды.

Комментарийлар