Логотип Магариф уку
Цитата:

Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм аларның педагоглары өчен Казан Мэры премиясе

Олимпиадаларда җиңгән Казан укучылары һәм аларны әзерләгән педагоглар өчен Казан Мэры премиясе булдырылды.

Гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңгән Казан укучылары һәм аларны әзерләгән педагоглар өчен Казан Мэры премиясе булдырылды. Илсур Метшин карары буенча интеллектуаль сәләтле балаларга ярдәм итү һәм аларның мөмкинлекләрен киңәйтү өчен бүләкләүнең яңа төре кертелде. Тиешле карар ТР башкаласы муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат үзәге.

Премияләр гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә – Россияне тәкъдим иткән җыелма командалар әгъзаларына һәм балаларны әзерләгән педагогларга биреләчәк. Аның күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Мәсәлән, алтын медаль ияләренә – 300 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алган укучыларга 250 һәм 200 мең сум (салым ташламаларын да кертеп) түләнәчәк.

Җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар да Казан Мэры премиясенә дәгъва итә ала. Түләү төп эш урыны буенча бер остазга бирелә, ул үзенең укучысын интеллектуаль ярышларга әзерлек барышында озата барган булырга тиеш. Премия күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнәчәк. 

Фәния Лотфуллина

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ