Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогика вузларына кабул итү кагыйдәләре үзгәрә

Россия Мәгариф министрлыгы педагогика югары уку йортларына кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертәчәк. Бу хакта ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде, дип яза «РИА Новости» агентлыгы.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, профильле юнәлешләргә укырга керүче абитуриентлар сайлаган белгечлек буенча бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшырырга тиеш булачак. «Математика», «физика/астрономия», «информатика», «химия», «биология», «рус теле» һәм «әдәбият» профильләре өчен җәмгыять белеме мәҗбүри сынау исемлегеннән төшерелә. Аның урынына төп фән буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алыначак.

Министр сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр педагогик кадрларның һөнәри әзерлеген көчәйтүне максат итеп куя. Тиешле боерык 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк, ә яңартылган кабул итү кагыйдәләре 2027/2028 уку елыннан гамәлгә кертеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ